Казан энергетика университетында ана һәм бала бүлмәсе ачылды
Казан Дәүләт энергетика университеты Татарстанда югары уку йортлары арасында беренче булып үз корпусларының берсендә ана һәм бала бүлмәсен ачты. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр итә.
Биредә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская булып кайтты.
КДЭУдагы ана һәм бала бүлмәсе үз эченә санузел һәм кирәкле җиһазлар урнаштырылган ике залны алып тора. Моннан тыш, 15 студент-волонтер учреждение эчендә яшь ата-аналарга ярдәм күрсәтү өчен укуларда булып кайткан.
Сәрия Сабурская республиканың башка уку йортлары өчен ана һәм бала бүлмәләре стандартын эшләү кирәклеген ассызыклады.
Проект яшь гаиләләр өчен уңайлы шартлар тудыруга һәм сәламәт яшәү рәвешен үстерүгә юнәлдерелгән һәм «Демография» милли проекты максатларына туры килә.
Фото: ТР Яшьләр эшләре министрлыгы сайты
Комментарийлар