Логотип Магариф уку
Цитата:

«Экояз» конкурсында катнаш!

Быел «Экояз» республика конкурсы экологик марафон форматында узачак.

Аны ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы оештыра. Конкурс шартлары буенча,  быел катнашучыларга 8 атналык экологик квест узарга кирәк.

Һәр атна билгеле бер темага багышлана. «Экоярдәмче», «Экоберләшмә», «Экогаилә», «Экокоманда» һәм «Экопартнер» номинацияләрендә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү июнь аенда планлаштырылган. Һәр номинациядә өчәр урын билгеләнә. Конкурска эшләр 26 майга кадәр кабул ителә.

Квестның беренче атнасы – «Кошларга ярдәм ит» этабы кошларга багышлана. Активистларга кош оясы яки җимлек ясарга һәм агачка элеп куярга кирәк. Аннары эш нәтиҗәсе белән «ВКонтакте»да үз битендә пост урнаштырырга һәм почтага eco.pros@tatar.ru. раслау җибәрү сорала. Бәйгедә һәр теләгән кеше катнаша ала.

Җиңүчеләр 2024 елның июнендә дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы. 

Фото: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ