Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ел укытучысы – 2022» билгеле булды

Бүген, 5 октябрьдә Мәскәүнең Пашков йортында «Россиянең Ел укытучысы – 2022» Бөтенроссия конкурсының абсолют җиңүчесе исеме билгеле булды. Быел төп бүләкне Орехово-Зуево шәһәрендәге (Мәскәү өлкәсе) 16...

Бүген, 5 октябрьдә Мәскәүнең Пашков йортында «Россиянең Ел укытучысы – 2022» Бөтенроссия конкурсының абсолют җиңүчесе исеме билгеле булды. Быел төп бүләкне Орехово-Зуево шәһәрендәге (Мәскәү өлкәсе) 16 нчы мәктәпнең  тарих укытучысы Дмитрий Лутовинов алды.

«Ел укытучысы» – 2022 конкурсының абсолют җиңүчесен игълан итү тантанасында мәгариф министры Сергей Кравцов һәм М.В. Ломоносов исемендәге МДУ ректоры, «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының Зур жюри рәисе Виктор Садовничий катнашты, дип хәбәр итә Россия мәгариф министрлыгының матбугат үзәге. Ел укытучысы исемен вице-премьер Татьяна Голикова игълан итте.
Хәзер Дмитрий Лутовинов коллегалары белән мәгариф министры Сергей Кравцовның киңәшчеләре рәтендә булачак. Аларның илнең мәгариф системасын үстерү буенча барлык фикерләре һәм тәкъдимнәре анализланачак һәм тормышка ашырылачак.

Фәния Лотфуллина


Фото: https://edu.gov.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ