Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ел укытучысы – 2024» бәйгесендә кем җиңүче булыр?

Быел әлеге абруйлы бәйгедә 60 тан артык укытучы катнаша.

22 мартта Казанда «Ел укытучысы – 2024»  Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак.

Бу көннәрдә конкурсның республика этабына чыкканнар «Адымнар» күптелле белем бирү комплексында һәм 179 нчы гимназиядә үзләренең осталыкларын күрсәтә.

Быел әлеге абруйлы бәйгедә 60 тан артык укытучы катнаша. Аларның өчтән бере «Педагогик дебюд» номинациясендә көч сынаша. Алар арасында  башлангыч сыйныфта һәм төрле фәннәрдән белем бирүче укытучылар бар. «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2024» номинациясендә исә республика һәм Россия төбәкләреннән килгән мөгаллимнәр дә бар. Бәйге соңында финалга узганнар өчен ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин  катнашында матбугат конференциясе булачак. 22 мартта Ленин исемендәге Мәдәният сараенда тантаналы шартларда  җиңүчеләрне игълан итәчәкләр.

Альберт САБИР

Автор фотосы

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ