Логотип Магариф уку
Цитата:

Эльмира Зарипова: «Бергә булырга 365 мөмкинлек»

Татарстанда зур гаилә ял көннәре май аеннан сентябрь аена кадәр барлык районнарда да узачак.

Татарстан Гаилә елына багышланган «Зур гаилә яллары» Бөтенроссия проектын тормышка ашырырга әзерләнә. Татарстанда зур гаилә ял көннәре май аеннан сентябрь аена кадәр барлык районнарда да узачак. Вакыйгалар ике көн рәттән шимбә һәм якшәмбе көннәрендә үтәр дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ» конференцияләр залында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

«Гаилә ял көннәре» дип аталган масштаблы проект кысаларында республикада яшәүче төрле буын гаиләләр өчен төрле, кызыклы, бай мәдәни чаралар тәкъдим ителәчәк.

«Әлеге проект гаиләләрне берләштерү максатыннан оештырыла. 90 процент гаиләләрнең 37 проценты гына гаилә белән бергә ял итү мөмкинлегенә ия. Шуңа бу чараның максаты гаиләләргә бергә ял итәргә, марафонда йөгерергә, ярышларда, уеннарда, мастер-классларда бергәләп катнашырга чакыру», – дип билгеләп үтте ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Казанда Гаилә ял көннәре 11–12 майда, 1–2 июньдә, 6–7 июльдә узачак. Районнарда гаилә ял көннәре 18–19 майда  старт ала. Әлмәт,Чистай районнарында мондый чаралар 1–2 июньдә һәм 6–7 июльдә, Азнакайда 18–19 һәм 17–18 августта узачак. Чаралар программасы белән Татарстанның Гаилә елы порталында танышырга була.

Таңсылу Габидуллина

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ