Логотип Магариф уку
Цитата:

«Елның иң яхшы яшь укытучысы» конкурсы старт алды

«Елның иң яхшы яшь укытучысы» дигән беренче республика конкурсына старт бирелде. Югары уку йортлары укытучылары катнашындагы конкурс Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыл...



«Елның иң яхшы яшь укытучысы» дигән беренче республика конкурсына старт бирелде. Югары уку йортлары укытучылары катнашындагы конкурс Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла.  Укытучылардан гаризалар кабул ителә башлаган һәм ул 25 ноябрьгә хәтле дәвам итәчәк.
Конкурста катнашучыларның яшь саны чикләнгән. Биредә югары уку йортларында эшләгән 35 яшькә кадәрге, эш стажы 2 елдан да ким булмаган  укытучылар гына катнаша ала. Шулай ук катнашучының фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә  ирешкән казанышлары булу – төп таләпләрнең берсе.
Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков билгеләп үткәнчә, югары уку йортларының талантлы яшь укытучыларын ачыклау һәм аларның профессиональлеген үстерүгә ярдәм итү максаты белән оештырыла. «Конкурс читтән торып һәм көндезге форматта узачак. Иң яхшылары кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Конкурста җиңүче Татарстан Республикасы Рәисе кадрлар резервына кертүгә дәгъва итә алачак», –  диде министр.
Җиңүчеләргә, чыннан да, саллы гына акчалата бүләкләр вәгъдә ителә:
• 1 урын-500 мең сум;
• 2 урын-350 мең сум;
• 3 урын-250 мең сум.
Конкурс турында тулырак ТР Яшьләр эшләре министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ