«Эпоха традиций » камера музыкасы фестивале беренче тапкыр Казанда узачак
2024 елның 2 ноябреннән 2025 елның 2 февраленә кадәр Казанда беренче тапкыр «Эпоха традиций» музыкаль фестивале узачак дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.
Проектның инициаторы һәм сәнгать җитәкчесе – виолончелист Сергей Пономарев, Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры оркестры солисты.
Фестиваль программасында – С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы сәхнәсендә камера музыкасының 4 кичәсе, шулай ук лекцияләр һәм мастер-класслар. Проект мәдәни инициативаларның Президент фонды ярдәмендә тормышка ашырыла.
Комментарийлар