Логотип Магариф уку
Цитата:

Әти сүзләренең хәтердән киткәне юк

Үз-үземне белә башлаганнан бирле сугыш безнең өйдә яшәде. Минем әтием сугыш инвалиды иде. Ул 1941-1944 нче елларда Ленинград каласын фашистлардан саклый. Шунда каты яралана. Соңгы өченче мәртәбә ярала...

Үз-үземне белә башлаганнан бирле сугыш безнең өйдә яшәде. Минем әтием сугыш инвалиды иде. Ул 1941-1944 нче елларда Ленинград каласын фашистлардан саклый. Шунда каты яралана. Соңгы өченче мәртәбә яралануы кырык дүртенче елда була. Аның башына мина кыйпылчыгы тия. Ул бер күзен югалта. Әти безнең өйдә сугыш символы булып яшәде. Әтигә карауга,  сугышның бик тә яман нәрсә булуын, аны безнең илебезгә немецлар башлавын, аларның бик тә котсыз, кансыз ерткычлар икәнлеген әле хәреф танымаган вакытта ук аңлый идек. 


Сугышның яман нәрсә булуын әтигә карап кына фикер йөртү серле әкият кенә булган икән әле. Бервакыт шулай мәктәптә укый башладык. Өченче сыйныфта вакытыбыз микән. Яз ае. Тышта  җир кибеп килә. Май башлары булгандыр. Шулай озын тәнәфес вакытында чабышып йөргәндә, кайсыбыздыр уң кулын алга сузып «Хайль Гитлер!» – дип кычкырды. Безгә нәрсә? Кычкырса соң. Аның нәрсә аңлатканын кем белгән? Ошап китте бу сүз безгә. Бер-беребезнең каршына йөгереп киләбез дә: «Хайль Гитлер!» – дип кычкырабыз. Кызык шундый. Безнең көндәлек бертөслелегебезне үзгәртеп җибәргәндәй итте бу сүз. Күңелдә шатлык. Инде тизрәк аны өйдәгеләр белән дә уртаклашасыбыз килә бит. Соңгы дәрес тәмәмлануга өйләребезгә таралыштык. Төш вакыты иде. Әти эштән көндезгегә кайтып, диванда ял итеп ята. Мин өйгә атылып кердем дә, мәктәптә өйрәнгәнчә, «Хайль Гитлер!» – дип кычкырдым. Шунда өйдә әллә нәрсә булды. Әти бик каты сызланудан авырту кичергән сыман кычкырып җибәрде һәм кинәттән сикереп торды. «Нинди Гитлер?» – диде ул һәм минем якамнан тотып алды. – Син нәрсә әйткәнеңне аңлыйсыңмы? Ул илебезне, сезне үтерергә дип безнең җиргә басып кергән вәхши. Сезне мәктәптә бер дә укытмыйлармени?!.»


Һәм шунннан соң әтием миңа бик озаклап сугыш турында сөйләде. Гитлерның да, Сталинның да нинди вәхши эшләр башкаруы хакында бәян итте. Ул минем белән олы кешегә сөйләгәндәй, ачылып сөйләште. Мөгаен, мин аның бик тә авырткан җиренә кагылганмындыр. Менә шул көннән башлап, мин сугышның, чынлап та, нинди яман нәрсә булуына төшенә башладым. Телевизордан күрсәткән киноларның да кызыгы киткән кебек тоела башлады. Әтием бик тә хаклы булган икән. Сугыш сүзен, гомумән, кулланырга ярамый. Бүген Россия телевидениесе көне-төне  сугыш күрсәтә, сугыш турында сөйли. Димәк, кемнәрнеңдер кабат хәтерләре саега башлаган. Кемнәргәдер тагын сугыш кирәк...


Фото: Кукмара районының  Пүчинкә Күчүк авылы мәктәбендә Фото: Кукмара районының Пүчинкә Күчүк авылы мәктәбендә

Ә мин, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, илебезгә аяз күкләр, тыныч-имин көннәр, иминлек телим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ