Логотип Магариф уку
Цитата:

Фәнис Шәфыйков: «Төркиягә баручыларга кызыкмыйм»

Ял итүнең дә хикмәте бар...

Ял – адәм баласының төп ихтыяҗларының берсе.  Әгәр кеше бөтенләй ял итмәсә, көндәлек эшләрдән арынып, тукталып тормаса, иртәме-соңмы, ул талчыга, хәтта яшәвенең дә ямен югалта. Ял итмичә генә,  кеше бу киеренкелекне берничек тә бетерә алмый.

Көндәлек ялдан тыш, озакка сузылган ял яки каникул – кешегә көч һәм энергия җыю өчен менә дигән мөмкинлек. Җәйге каникул юкка гына уйлап чыгарылмаган – ул баланың көздән башланачак (киләсе) уку елына яңа көч туплап керә алуы өчен кирәк. Ял итми икән, укучының яңа мәгълүматны үзләштерүе өчен ресурслары булмаячак. Ә мөгаллимнәребез  җәйге ялларын ничек уздыра икән соң? Сүзне үзләренә бирик.

Фәнис Шәфыйков, Әлмәтнең 13 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы:

–    Һәрбер һөнәр иясе кебек үк, педагог та җәйге ялын зарыгып  көтеп ала. Укытучы  өчен җәйге ял вакыты зарланырлык түгел – 56 көн, әгәр уку елы барышында  хасталык язуы алмыйча эшләсәң, тагын 3 көн өстәлә! Мондый озын ялны тагын нинди һөнәр иясенә бирәләр икән?! Хезмәттәшләрем арасында Төркиягә баручылар да байтак. Әмма мин моңа кызыкмыйм. Туган авылым Кара Чишмәдә  безнең әти-әнидән калган нигезебез бар. Анда яшелчә утыртабыз. Җиләк-җимеш бакчабыз һәм мунчабыз бар. 

Җәйге ялны берничә ел ял йортында уздырырга туры килде. Каникул төгәлләнгәнче быел да берәрсенә барсаң, шәп булыр иде дигән теләк бар. Тарих укытучысы буларак, Зөя утравында урнашкан тарихи биналарны да күреп кайтасы килә.  

 

    Фото: Нәзилә Фәхретдинова  

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Рамил Ханнанов: «Укытучылар «перезагрузка» ясарга тиеш»

Ял итүнең дә хикмәте бар...

Рамил Ханнанов: «Укытучылар «перезагрузка» ясарга тиеш»

Ял – адәм баласының төп ихтыяҗларының берсе.  Әгәр кеше бөтенләй ял итмәсә, көндәлек эшләрдән арынып, тукталып тормаса, иртәме-соңмы, ул талчыга, хәтта яшәвенең дә ямен югалта. Ял итмичә генә,  кеше бу киеренкелекне берничек тә бетерә алмый.

Көндәлек ялдан тыш, озакка сузылган ял яки каникул – кешегә көч һәм энергия җыю өчен менә дигән мөмкинлек. Җәйге каникул юкка гына уйлап чыгарылмаган – ул баланың көздән башланачак (киләсе) уку елына яңа көч туплап керә алуы өчен кирәк. Ял итми икән, укучының яңа мәгълүматны үзләштерүе өчен ресурслары булмаячак. Ә мөгаллимнәребез  җәйге ялларын ничек уздыра икән соң? Сүзне үзләренә бирик. 

Рамил Ханнанов, «Адымнар» күптелле мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
–    Соңгы дистә елда хезмәт һәм ял төшенчәләре турында еш уйланам. Без – Совет системасын күргән буын. Ул чор һәм бүгенге көн – җир белән күк арасы. Шул замандагы тәртипләрне үтәмичә эшләп булмый торган һөнәрләр кимегәннән-кими бара. Укытучы – әнә шундыйларның берсе.

Мәсәлән, авыл укытучысына терлек-туар асрау, күпләп бакча үстерү, хуҗалык эшләре алып бару элек тыела иде. Хәзер мин моны тулаем аңлыйм.

Фидакярләрчә хезмәт куеп эшләсәң, чын педагог булсаң, чит-ят эшләргә тамчы да вакытың калмый. Һәм дәүләт укытучыларны ул заманда энәсеннән-җебенә кадәр кайгыртып яшәде, яхшы хезмәт хакы түләде. «Икенче әти-әни» вазифасындагы мөгаллимнәребез дәүләткә  яшь буынны тәрбияләде. Укытучының абруе белән янәшә бизмәнгә салырлык дәрәҗә булдымы икән?! «Ил карты да сиңа, башын иеп, «мөгаллим», дип зурлап эндәшә... » –  дип язды шагыйрьләр.

Бүгенге капитализм шартларында, әлбәттә, вазгыять үзгә. Укытучыга ничек итеп укытырга кирәген өйрәтүче әти-әниләр күбәйде. Игътибар итегез: мәктәпләрнең капка төпләре тулы мунча кадәр машиналар эчендә газиз сабыйларының «интегеп» укып чыкканын көннәр буе көтеп утыра алар. Балага билге куеп өлгермисең, әнисеннән «за что?» соравы килеп тә төшә. Телефондагы хисапсыз төркемнәр, андагы меңләгән сорауларга тәүлекнең теләсә кайсы вакытында табылырга тиешле җаваплар, хисаплар, тавыш бирүләр, сораштырулар... Өеме белән өйгә кайткан эш... Һәм алты көнлек эш атнасы. 

Укытучының ялын күпсенүчеләр шактыйдыр. Мин санаган мәсьәләләрнең барысын бер капчыкка тутырсаң, 56 көн бик аз әле ул, җәмәгать! Балаларда яңа белем һәм күнекмәләр булдырыр өчен, укытучылар «перезагрузка» ясарга, башны, тәнне ял иттерергә тиеш. Укучыга йөгенгән, агрессив укытучы кызыклы була алмый.

 

      Фото Рамил Ханнанов шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ