Логотип Магариф уку
Цитата:

Физиклар спортта да алдынгы

Укытучылар җәмәгать тормышында иң актив катнашучы вәкилләрдән санала, алар ял көннәрендә дә кул кушырып утырмый.

Кама Тамагы районының  Иске Казиле урта мәктәбенең югары квалификация кагегорияле укытучысы Ильяс Габидуллин  – нәкъ шундый шәхесләрнең берсе. Ләкин ул энесе Нияз кебек физик культурадан түгел, балаларга физикадан белем бирүче тәҗрибәле укытучы буларак танылган. Шуңа да карамастан ярышларда, бәйгеләрдә иң актив катнашучыларның берсе ул. Район күләмендә оештырылган ГТО буенча кышкы фестивальдә  ул I урынга лаек булган иде. 
Бу ял көннәрендә авыл җирлекләре арасында төбәк күләмендә кышкы спартакиада  узды. Анда 16 авылдан килгән төрле яшьтәге спорт сөючеләр  үзләренең осталыкларын чаңгыда узышу, йөзү, аркан тартышу, теннис, шахмат һәм гаилә эстафетасы уеннарында  күрсәтте. Командалар арасында призлы урыннарга Кама Тамагы, Рудник бистәләре һәм Олы Кариле авылы вәкилләре лаек булды.


 «Мин күп еллар буе шашка һәм шахмат ярышларында катнашып киләм. Бер елны да беренче өчлектән төшеп калганым булмады. Быел көндәшләрем бик көчле булса да, шахмат буенча  II урынны саклап кала алдым. Бу уен белән  5 нче сыйныфта укыганда мавыга башлаган идем. Соңыннан үзем, мәктәптә шахмат яратучылар түгәрәге оештырып, балаларны да уйнарга өйрәттем. Укучыларым район ярышларында актив катнашып килделәр, уңышлы гына чыгыш ясадылар. Шахмат ул балаларның уйлау сәләтен үстерә, буш вакытың да файдалы үтә.  Остаз буларак яшьләргә иң элек без үрнәк күрсәтергә тиеш бит», – диде Ильяс Исмәгыйль улы. 
Сүз дә юк, укытучы балалар алдында сыната торганнардан түгел. Узган ел ул «Авыл укытучысы» конкурсында II урынга лаек булган иде. Аның педагоглык эшчәнлеге белән бәйле «Остазы – гомерлек маяк» язманы «Мәгариф»  журналының 2023 ел, декабрь санында укырга мөмкин.

Альберт САБИР
Фото шәхси архивтан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ