Логотип Магариф уку
Цитата:

Габдулла Тукай әдәби музеенда күргәзмә ачыла

Иртәгә Халыкара туган тел көне уңаеннан Габдулла Тукай әдәби музеенда Россиядә Гаилә елына багышланган «100 ел элек Балачак дөньясы» (балалар көньясы 100 ел элек) күргәзмәсе ачыла.

Күргәзмә XIX-XX гасыр татарларының балачагын, уйнаган уенчыкларын тасвирлаячак. Ул уенчыкларның күбесе  бүгендә үз популярлыгын саклаган.

Күргәзмәдә ТР Милли музее фондларыннан XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башына кагылган әйберләрне дә күрергә була. Әйтик, уенчыклар һәм уеннар, өй һәм бәйрәм киемнәре, хатлар һәм фотографияләр, китаплар һәм балалар журналлары...

Моннан тыш, килгән кунакларга ул гасырларга караган уеннар белән танышу, хәтта катнашып карау  мөмкинлеге дә биреләчәк. Ата-бабаларыбыздан калган уеннарда катнашып, шул заман рухын тоярга мөмкин булачак.

2024 елның 21 февралендә 10.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеена рәхим итегез.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ