Логотип Магариф уку
Цитата:

Гаилә утын күп балалы гаиләгә тапшырдылар

Гаилә утын Казаннан Чаллыга алып бару өчен күп балалы гаиләгә тапшырдылар.

Бүген ЗАГС хезмәткәрләре «Казан» Гаилә үзәгендә гаилә утын Чаллыдагы күп балалы гаиләгә тапшырды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина республика буйлап гаилә утының зур сәяхәтенә старт бирелүе турында әйтеп китте.

Чаллының ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова Гаилә елы уңаеннан Автокалада күп кенә чаралар планлаштырылуы хакында сөйләде, алар шул исәптән күп балалы гаиләләргә дә багышланачак. Ул әлеге символик утның барлык гаиләләрне дә җылытуын, аларда мәхәббәт һәм гармония, ә иң мөһиме – үзара хөрмәт хисе уятуын теләде.

Гаилә утын Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) «Россия» күргәзмә-форумында кабыздылар һәм шуннан ул кайбер төбәкләргә, шул исәптән Татарстанга китте. Аны Казанга ВДНХда никахлашкан Зыятдиновлар гаиләсе алып килде. Биредә, ТР башкаласында, утны Идел буе федераль округының башка төбәкләре кабул итеп алды. Бүген гаилә уты Чаллыга барып җитәчәк, ул анда берникадәр вакытка кала һәм шуннан соң республика шәһәрләре буйлап сәяхәтен дәвам итә.

Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ