Логотип Магариф уку
Цитата:

Географ-галим әдәбиятчы да булып танылды

Журналыбызның иң актив авторларының берсе – мөхтәрәм галим, педагогика фәннәре докторы Җәүдәт Абдулла улы Хөсәеновның педагогик-фәнни хезмәтләрен саный китсәк, шактый озынга сузылыр иде.

Менә аларның кайберләре генә: «Кызыклы география», «Географиядән русча-татарча аңлатмалы-белешмә сүзлек», югары уку йортлары студентлары өчен чыгарылган «Краеведение», «Чүпрәле районының географиясе һәм экологиясе», I – IV сыйныфлар өчен «Әйләнә-тирә дөнья» дәреслекләре, дүрт мең география терминын һәм төшенчәсен үз эченә алган «Русча-татарча география сүзлеге»...
Инде олыгая төшкәч, географ галимебез әдәби иҗат өлкәсендә дә каләм көчен сынарга кереште һәм шактый нәтиҗәле. Заманында язучы Габдрахман Әпсәләмовның өлгерлегенә сокланып, ел саен берәр роман я повесть язмаса, күңеле тынычланмый инде аның, диләр иде. Җәүдәт ага да нәкъ менә Габдрахман ага сыман: ел саен бер китап язып, нәшриятта бастырып чыгаруны үзалдына максат итеп куйган диярсең. Әле узган ел гына «Школа» редакция-нәшрият үзәгендә «Яшьлегемә кире кайтыр идем» дигән бик тә үзенчәлекле китабын нәшер иттереп, күпме әдәбият сөючеләрне сөендергән иде. Һәм менә ярты ел да үтмәде: әдәбиятчы буларак та танылу ала барган Җәүдәт агадан яңа күчтәнәч: әле бүген генә Татарстан китап нәшриятында Җәүдәт Абдулла улы Хөсәеновның «Әйтеләсе сүзем чишмә челтерәвенә тиң» дигән өр-яңа китабы басылып чыкты. Бу китапта авторның озак еллар дәвамында Интернетта дөнья күргән һәм моңарчы матбугатта басылмаган  афоризмнары, әйтемнәре, гыйбарәләре, фәлсәфи фикерләре, хикмәтле һәм канатлы сүзләре урын алган. Әлеге китап язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзиннең кереш сүзе белән ачыла. Әлеге басма шактый саллы – 231 битне үз эченә алган, барысы алты меңгә якын нотык теркәлгән.
Китап үзе  21 юнәлештәге хикмәтле һәм гыйбрәтле  бүлектән тора. Ул «Туган телем – моңлы җырым» дигән бүлек белән башланып китә һәм укучыларны татар теленең  нык үскән, бай тарихлы мәдәниятле, аңлаешлы булуына ишарә итә, телебезне бары тик урынлы итеп куллана белү кирәклегенә басым ясый. Автор туган телебез – татар теленең киләчәк тормышта, яшәештә кулланырга кирәклеген искәртә, аны  белү, өйрәнү һәр татар кешесенең изге бурычы итеп саный. Дөреслектә дә, әгәр татар теле яши икән, татар халкы яши, әгәр тел юкка чыга икән. милләт буларак, татар халкы  үзе дә юкка чыгачагын искәртә. Ул үз телебезнең бик матур булып яңгыравына һәм аның камил тел булуына соклану белдерә.

«Кешене кеше итүче – тәрбия» бүлеге исә яшь буынны әхлакый рәвештә тәрбияләүгә хезмәт итүче афоризмнары, әйтемнәре, фәлсәфи фикерләре белән аерылып тора. Биредә яшь буын өчен зур әһәмияткә ия булган, олы тәрбияви юнәлешне күз уңында тоткан хикмәтле сүзләр урын алган. Әйтик, «Ата-анасын хөрмәт итмәгән бала, кая гына барса да, кем белән генә очрашса да, үзенә хөрмәт таба алмый» дигән гыйбарә зур тәрбия көченә ия булып тора. Шушының ук дәвамы булып, «Әти-әниләрне рәнҗетсәк,  үзебез дә игелек күрмәбез, балаларыбыз тарафыннан шундый ук карашка тап булырбыз» дигән тирән фикерле гыйбарә урын алганын күрәбез.

Шуннан соң дәвам итеп  килгән «Гаилә – бәхет ачкычы», «Мәхәббәт бер генә, килми ул гел генә», «Кешенең иң зур бәхете – сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы» һ.б. бүлекләр дә шәхесне, яшь буынны бары тик  уңай яктан – әхлаклы һәм белемле итеп тәрбияләүгә үзләренең зур өлешләрен кертер дип ышанам. Биредә яшәеш өчен дә, тормыш итәр өчен дә акыллы, зирәк,  әхлакый яктан тирән фикерләр урын алган. Алар укучылар күңеленә хуш килер дигән өметтәмен. Әлеге китап, һичшиксез, һәр гаиләнең өстәл китабына әверелергә тиеш.
 

 

Таһир САБИРҖАНОВ

Фотолар Җәүдәт Абдулла улы Хөсәеновның шәхси архивыннан

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ