Логотип Магариф уку
Цитата:

Һадиуллин: укытучыларның 35 проценты бер ярым ставкага эшләргә мәҗбүр

Илсур Һадиуллин туры эфирда кадрлар җитмәү проблемасы хәл ителмәгән килеш кала, дип белдерде

«Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, яшь укытучылар мәктәптә эшләргә теләмәсә, заманча яңа белем йортлары балаларыбызга тулы көченә хезмәт итмәячәк. Бүген укытучыларның 35 проценты бер ярым ставкага эшләргә мәҗбүр, йөкләнеш зур», – диде Һадиуллин. Аның сүзләренчә, ел саен республиканың югары уку йортларын 4000 нән артык белгеч тәмамлый. Аларның мең ярымы  читтән торып уку бүлегендә белем ала. Педагогика көллиятләреннән меңләгән яшьләр укытучы белгечлеген ала. Кызганыч, укытучы булып урнашкан яшьләрнең күбесе бер яки ике елдан эштән китәләр», – диде Һадиуллин.

Ул шулай ук өч ел  рәттән профильле, психология, педагогика сыйныфлары ачылуы турында да сөйләде. Аның әйтүенчә, республикада узган ел 320 профильле сыйныф ачылган. «Быел  бу сан артачак. Бу сыйныфлар үзебезгә-үзебез кадрлар әзерләргә ярдәм итә. Ансыз мөмкин түгел», – диде министр туры эфир вакытында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ