Логотип Магариф уку
Цитата:

Якташлары Разил Вәлиев исемен мәңгеләштерә

Шагыйрьнең туган төбәге булган Түбән Кама каласында тиздән Түбән Каманың мактаулы гражданы Разил Вәлиев исемен йөрткән урам барлыкка киләчәк.

Кеше китә – җыры кала, диләр халыкта. Бу җәһәттән, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе  Разил ага Вәлиев бәхетле. Әле арабыздан киткәненә өч ай да юк. Ә инде аның исемен мәңгеләштерүгә милләттәшләре, бигрәк тә якташлары ныклап алынды. Исән чагында ук ул сөекле халкының зурлавын һәрдаим тоеп яшәде.

Үзенчәлекле иҗаты, күпкырлы җәмәгать эшчәнлеге нәтиҗәсендә яуланган бәяләмә иде ул. Чыннан да, кырыктан артык китап, дүрт пьеса, 200 дән артык җырлар авторы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты, Россия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, Халыкара иҗтимагый фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиевнең татар милләте, татар тарихы, татар мәдәнияте өчен янып йөрүе, бу өлкәдә куйган хезмәтләре һичкайчан халкыбыз күңеленнән җуелмас. Бу фикеребезнең ачык дәлиле буларак, шагыйрьнең туган төбәге булган Түбән Кама каласында тиздән Түбән Каманың мактаулы гражданы Разил Вәлиев исемен йөрткән урам барлыкка киләчәк. Аның исемен химиклар каласындагы «Урман» торак комплексының үзәк урамына бирәчәкләр, ул Кояшлы һәм Чишмәле урамнары арасында төзелә.


Бу хакта Советлар йортында узган топонимика комиссиясе утырышында билгеле булды. 


Таһир САБИРҖАНОВ 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ