Логотип Магариф уку
Цитата:

Яман гадәтләрдән арыну өчен дога

Яман гадәтләребезне акларга ярамый!

Үзенең көчсез якларын белү кешене көчле итә. Мәсәлән, берәүләр – ялганларга, икенчеләр – гайбәт сөйләүгә, өченчеләр хәрәмгә карарга гадәтләнгән була. Кеше үзе дә сизмәстән шул сыйфатлары белән гомер итәргә мөмкин. Әмма көннәрдән бер көнне ул үзенең шул зәгыйфь якларын танырга һәм алар белән көрәш башларга мөмкин, дип яза "Кызыл таң".

Динебездә әлеге күркәм дога барлыгын онытмыйк. Мөселман кешесе (бигрәк тә көзгегә караган вакытта) әлеге доганы уку гадәтенә ияләшергә тиеш: «Аллааһуммә әнтә хәссәнтә халькый фәхәссин хулүкый» («Йә Аллаһы! Сурәтемне күркәм кылган кебек, холкымны да күркәм әйлә»).

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Әгәр кеше бозык сүзләрдән, ялганнан, гайбәттән тыела алмаса, Аллаһы Тәгалә аның ашау-эчүне ташлавына мохтаҗ түгел», – дип әйткән. 

Фото: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ