Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа Арыш мәктәбендә – Гаилә елы

Быел Россиядә гаилә елы. Бу мәсьәләгә аерым бер елны билгеләү аның дәрәҗәсен күтәрә, җәмгыять тарафыннан онытыла башлаган (әллә махсус оныттырыла башлаган) традицион гаиләнең абруен күтәрүгә ярдәм итә, кешелек сыйфатларының өстенлеген раслый.

Яңа Арыш урта мәктәбендә шушы вазгыятьтән чыгып, чираттагы әти-әниләр җыелышында гаилә мөнәсәбәтләре уңышлы булган парларны барлап, бу мохитнең баланың белем алуга карашын дөрес формалаштыруын раслап китәргә булдык. Әлбәттә, бу эш ныклап уйлап, кемнәрнедер кимсетмәслек итеп, аерым бер юнәлеш буенча башкарылды. Чөнки гаилә кыйммәтләренә, бер-береңне ихтирам итүгә,  җылы мөнәсәбәтләргә гаиләдә һәрдаим игътибар булырга тиеш.

Быелгы уку елында укучыларыбыз төрле фәннәр буенча Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының муниципаль этабында актив катнашты. Барлыгы 19 фән олимпиадасында катнашып, укучыларыбыз тарафыннан 14 җиңү яуланды һәм алар 14 мәртәбә призлы урыннарга лаек булдылар. Олимпиадаларда катнашу мөмкинлеге булган 4 – 11 нче сыйныфларда барлыгы 31 укучы булуын исәпкә алсак, бу күрсәткеч яхшы булып чыга. Кайбер укучыларыбыз берничә фән буенча ныклы белемнәре булуын расладылар. 10 нчы сыйныф укучысы Дәлия Садыйкова 6 фәннән җиңүче булды, 3 фәннән призлы урын яулады. 9 нчы сыйныф укучысы Диләрә Миннәхмәтова исә, 2 фәннән җиңү яулап, 3 фәннән призлы урынга лаек булды. Бу укучылар икесе дә Казан шәһәрендә химия фәне буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасында катнашып, призлы урыннар алып кайттылар. Һичшиксез, биредә аларны әзерләүче укытучы Галия  Нәбиуллинаның да өлеше зур булды.

Республика олимпиадаларының йомгаклау өлешендә татар теленнән 6 нчы сыйныф укучысы Диләрә Галимова, татар теле һәм татар әдәбиятыннан 7 нче сыйныф укучысы Азалия Шәмсевәлиева призлы урыннарга лаек булды. Биредә исә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Галимованың хезмәтен билгеләп үтәргә кирәк.

Шушы күрсәткечләрне барлап, быелгы елның Гаилә елы булганлыгын исәпкә алып, без бу җиңүләргә ирешкән укучыларның әти-әниләренә тантаналы шартларда Рәхмәт хатлары тапшырдык. Мәктәп буенча алар барлыгы 10 гаилә булды. Бу хатларны нәкъ менә әти-әниләр җыелышында тапшыру әлеге эшнең дәрәҗәсен күтәрде һәм киләчәктә дә аларның мәктәп белән үзара хезмәттәшлеген ныгытыр дип ышанып калабыз.

Материал, фото: Дамир НӘБИУЛЛИН,

Яңа Арыш урта мәктәбе директоры,

педагогика фәннәре кандидаты,

 Татарстан Республикасының атказанган укытучысы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ