Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа ел бәйрәмнәре вакытындагы иң популяр урыннар

Яңа ел каникулы вакытында республикада иң популяр мәдәни урыннар билгеләнде.

Беренче бишлектә Казан Кирмәне тора, бәйрәм көннәрендә биредә 195 мең кеше кабул иткәннәр. Казан циркына исә 86 мең тамашачы килгән. Циркта кышкы каникул вакытында һәр тамаша аншлаг белән узды. Казаннан читтәге тарихи урыннарга йөрүчеләр саны да арткан. Зөя музей тыюлыгы 44,87 мең кунакка бәйрәм кәефе өләшкән. «Әкият» курчак театры да лидерлар рәтендә. Кышкы бәйрәмнәрдә «Әкият»кә 29,89 мең кеше килгән. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 18,83 мең тамашачы бәйрәм иткән.

Шулай ук кышкы каникул вакытында кино караучылар саны да арткан. “Татаркино” һәм районнарның киноучреждениеләренә 160 меңнән артык тамашачы төрле фильмнарны тамаша кылган.

 

Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган “Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан Республикасында мәдәни һәм массакүләм чаралар үткәрү нәтиҗәләре хакында” дигән темага узган брифинг вакытында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

 

Материал, фото: Мөршидә Кыямова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ