Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа елда теләкләр тормышка аша

Дәүләт Думасы депутаты, аңарчы Казандагы «Уюдный дом» идарәче компаниясе җитәкчесе булган Марат Нуриев, «Теләкләр ёлкасы» федераль хәйрия акциясенә кушылып, Казанда яшәүче сәламәтлеге чикле Дәринәгә Яңа ел бүләге – музыкаль инструмент бүләк иткән...

Дәүләт Думасы депутаты, аңарчы Казандагы «Уюдный дом» идарәче компаниясе җитәкчесе булган Марат Нуриев, «Теләкләр ёлкасы» федераль хәйрия акциясенә кушылып, Казанда яшәүче сәламәтлеге чикле Дәринәгә  Яңа ел бүләге  – музыкаль инструмент бүләк иткән.


 – Дәринә  синтезаторлы булырга хыялланган икән, ул музыкага бик сәләтле, киләчәктә шушы өлкәдә укытучы булырга тели. Аның беренче теләген миңа тормышка ашырырга насыйп булды», – дип ,шатлыгы белән уртаклашты «ВКонтакте»  социаль челтәрендә депутат.


 Бүләк белән килгән кунакларга кыз бик нык шатланган. Кыш бабай, Кар кызы һәм депутат Дәринәгә бәхет, уңышлар һәм нык сәламәтлек,  хыялларының алга таба да тормышка ашуын теләгәннәр.


Альберт САБИР

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ