Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа этнофестивальләр картасы тәкъдим ителде

2024 елга этнофестивальләр картасы тәкъдим ителде. Әлеге проект өченче ел дәвам итә.

Ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләрне кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге»  тарафыннан гамәлгә ашырыла.

ТР Мәдәният министрлыгында билгеләп үтүләренчә,  карта үз эченә Татарстан муниципаль берәмлекләрендә үткәрелә торган фестивальләрдән, иң яхшы массакүләм чаралардан (фестивальләр, конкурслар, бәйрәмнәр, ярминкәләр) торган җыентыкны үз эченә алган. Проект мәдәни-массакүләм эш тәҗрибәсен гомумиләштерү, аны  республика халкы, республикага килүче туристлар, кунаклар, яшьләр һ. б. Тәкъдим итү максатыннан оештырыла.  Этнофестивальләр картасы  проекты үз алдына мәдәни-массакүләм эшне системалаштыру, чараларны бәяләүнең гомуми критерийларын эшләү, чаралар үткәргәндә мәгълүмати һәм цифрлы технологияләрне куллану, чаралар рейтингын төзү, мәдәни-массакүләм эшнең сыйфатын яхшырту һәм арттыру бурычларын куя.

Биредә тәкъдим ителгән вакыйгаларның тематикасы күптөрле. Милли һәм музыкадан алып театр һәм кинематографиягә кадәр бар. «Этнофестивальләр картасы» проекты республика халкына һәм төбәк кунакларына елның иң якты һәм кызыклы вакыйгалары турында хәбәр итә. Мисал өчен, 2023 елда ТР муниципаль берәмлекләреннән 190 чара кабул ителгән, 52 чара кертелгән. 2024 елда 169 чара кабул ителгән, 78 чара кертелгән. Алар арасында театральләштерелгән бәйрәмнәр, ярминкәләр, конкурслар, иҗат кичәләре һәм фестивальләр дә бар.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ