Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа кушылган төбәкләргә эшкә киткән укытучыларга түләүләр 2 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин

Авыл җирлегенә һәм Донецк һәм Луганск халык республикаларына, Запорожье һәм Херсон өлкәләренә эшкә китүче педагогларга бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләрен 2 миллион сумга кадәр арттыру планлаштырыла дип хәбәр итә РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте.

«Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 26 декабрендәге 1642 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында» карар проекты белән ДХР, ЛХР, Запорожье һәм Херсон өлкәләре педагогларына «Земский учитель» программасын тарату каралган. Программа кысаларында авыл җирлегенә, эшчеләр поселоклары, 50 мең кешегә кадәр халкы булган кече шәһәрләр һәм шәһәр тибындагы поселокларга килгән укытучылар Ерак Көнчыгыш федераль округында 2 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләре ала, Россиянең башка төбәкләрендә ул 1 миллион сум тәшкил итә. 

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ