Логотип Магариф уку
Цитата:

Яр Чаллыда «Мәгариф һәм мәдәниятләр диалогы» бөтенроссия конференциясе үтәчәк

«Мәгариф һәм мәдәниятләр диалогы» бөтенроссия конференциясе үтәчәк.

21 декабрьдә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлангычы белән Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты җирлегендә «Мәгариф һәм мәдәниятләр диалогы» бөтенроссия конференциясе үтәчәк. Быел ул ил күләмендә игълан ителгән Укытучылар һәм остазлар елына багышлана. Чарада мәктәпкәчә, урта, урта махсус, өстәмә, югары һөнәри белем бирү белгечләре, белем бирү оешмалары җитәкчеләре, югары уку йортлары укытучылары, фәнни хезмәткәрләр, магистрантлар һәм студентлар катнашыр дип көтелә.

 

Бүгенге көндә күпмәдәниятле һәм күпмилләтле мохиттә бала тәрбияләү, поли-  һәм мультилингваль  белем бирү мәсьәләләре үз актуальлеген югалтмый. Бу җәһәттән конференциядә үсеп килүче буында башка милләтләргә карата хөрмәт тәрбияләү, мәктәпләрдә  мигрант балалар белән эшләүнең сыйфатлы алымнары, ил күләмендәге рухи-әхлакый кыйммәтләргә бәйле сораулар каралачак.  

 

Конференция кысаларында катнашучылар пленар утырыш һәм секцияләрдә фикер алышачак. Шулай ук төрле мастер-класслар һәм күргәзмә-мәйданчыклар да оештырыла. 

 

«Мәгариф һәм мәдәниятләр диалогы» конференциясенең программасы белән Яр Чаллы педагогика университетының рәсми  сайтында танышырга мөмкин.  Шунда ук 21 декабрьдә онлайн трансляциягә сылтамалар урнаштырылачак. 

 

Фәния Лотфуллина

 

 

 

Галерея

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ