Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшел үсентеләрне карап тәрбияләү буенча методик кулланма

Шәһәрне үстерү институты тарафыннан яшел үсентеләрне карап тәрбияләү буенча методик кулланмалар эшләнде.

Шәһәрне үстерү институты тарафыннан яшел үсентеләрне карап тәрбияләү буенча методик кулланмалар эшләнде. Материаллардан агрономнар, архитекторлар, профильле югары уку йортлары студентлары, шулай ук һәвәскәр бакчачылар бушлай файдалана алачак.

Методик кулланмаларның авторы – галим-агроном, эколог һәм агачлар буенча инспектор Александр Матюха. Ярдәмлекләр үсентеләрне дөрес сакларга һәм утыртырга өйрәтә. 

Җыентыкларда шулай ук, агачларны утыртканнан соң, аларны карап тәрбияләү турында мәгълүмат бар, әйтик, кисү, сугару, мульча җәю, ботакларын саклау. Шулай ук автор агачларны һәм куакларны кышка әзерләү, ашламалар куллану серләре белән уртаклаша.

Методик кулланмалар шәһәрне үстерү институтының рәсми сайтында урнаштырылган.

Фото шәһәрне үстерү институтыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ