Логотип Магариф уку
Цитата:

Язучы Шамил Идиатуллин 23 гыйнварда Мәскәүдә яңа китабын тәкъдим итәчәк

Романның төп герое — элеккеге Россия разведчигы, аның исеме хикәя ахырына кадәр әйтелми.

Киләсе атнада, 23 гыйнварда, танылган Россия язучысы, Татарстанда үсеп белем алган Шамил Идиатуллинның Мәскәүдә «За старшего» шпион романының презентациясе узачак. Бу хакта ул үзенең Telegram каналында хәбәр итте.

«За старшего» — гаилә кыйммәтләре турында дәртле һәм катлаулы социаль-криминаль роман. Китапның яңа басмасы күптән түгел «РЕШ: страшно интересно» сериясендә чыкты, — дип билгеләп үттеләр китапны чыгарган «Елена Шубина редакциясендә».

Романның төп герое — элеккеге Россия разведчигы, аның исеме хикәя ахырына кадәр әйтелми. Төп герой гаиләсе белән күптән Америкада яшәсә дә, туган шәһәре Чулманскида (уйлап чыгарылган атама) булган сәер үтерүне нәкъ аңа тикшерергә туры киләчәк.

Беренче басмадан соң ун ел узгач, зур тираж белән яңадан басылган китап күпсанлы яңа укучыларының күңеленә хуш килгән. Forbes журналы версиясенә караганда, ул Яңа ел ялларында уку өчен иң яхшы биш әсәр исемлегенә кергән.

Презентация 19.30 сәгатьтә Мәскәү, Александр Солженицын урамы, 17 нче йорт, 1 нче корылма адресы буенча узачак. Керү ирекле.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ