Логотип Магариф уку
Цитата:

Инглизчә дә яхшы беләләр

Кышкы каникуллар тәмамлану белән укучыларның Бөтенроссия олимпиадасы региональ этабы башланып китте.

Анда катнашучылар 24 предмет буенча телдән, язмача һәм гамәли яктан үз осталыкларын күрсәтәчәк, олимпиаданың иң беренче бәйгеләре чит телләр буенча узды.  

 

Монда республикабызның һәр төбәге үзенең талантлы укучылары белән катнашты һәм алар белән горурлана да ала. Теләче районының инглиз теле укытучысы Зиннур Хөсәенов җитәкчелегендәге укучылар командасы да берничә көн дәвамында республика олимпиадасында үз осталыкларын күрсәтте, йомгаклау этабында призлы урыннар алып кайтты. Алар арасында  Теләче урта мәктәбенең  9 нчы сыйныф укучысы  Ислам Вәлиев (укытучысы Ания Гыймаева), Иске Җөри урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы  Гөлфия Мортазина (укытучысы Зиннур Хөсәенов) җиңүчеләр булды. Шулай ук Иске Җөридән 7 нче сыйныф укучысы Мәрьям Фәсхиева, Теләчедән 8 нче сыйныф укучысы Камилә Хәмидуллина, яхшы күрсәткечләргә ирешеп, диплом белән бүләкләнде. Бу укучылар әле алга таба тагын да югары үрләр яулар дигән өмет бар. 

 

Алда инглиз теленнән олимпиаданың төбәкара этабы, ул февраль азагында Казанда  узачак. Анда катнашу хокукын алган Гөлфия Мортазина, үз осталыгын  кабат күрсәтеп, Бөтенроссия дәрәҗәсенә күтәрелү өчен  җитди сынау узарга тиеш була.

 

Шунысын да игътибар итик: узган ел региональ этапта республикабызның 180 мең укучысы катнашты, аларның 55 меңе  җиңүче һәм призёр булды. Шулар арасыннан иң көчлеләре Россия җыелма командасы составында Халыкара олимпиадада катнашу хокукын алды.

Альберт САБИР

Фото шәхси архивтан

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ