Логотип Магариф уку
Цитата:

Илһам Шакировның туган көненә багышланган концерт

Һәр ел саен 15 февральдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе легендар татар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның туган көненә багышланган зур концерт оештыра.

Илһам Шакиров иҗаты безнең татар сәнгатендә, гомумән татар дөньясында, аерым бер урын алып тора. Аның иҗаты – үзе бер чор. Гаять зур диапазонлы, киң колачлы бай репертуарга ия. Ул халкыбызның хәтер түрендә онытылып яткан әллә никадәр көй-җырларын казып чыгарып, яңадан халкына кайтарып бирде. «Кара урман», «Син сазыңны уйнадың», «Әллүки», «Туган тел», «Сәрбиназ», «Туган авыл», «Кораб», «Бер алманы бишкә бүләек» кебек элекке матур көйләр халык арасына таралып китәләр.

Бөек җырчы Илһам Шакировның туган көненә багышланган концертта катнашалар: Салават Фәтхетдинов, Фердинанд Сәлахов, Әсхәт Хисмәтов, Рәсим Низамов, Филүс Каһиров, Асылъяр, Илгиз Мөхетдинов, Алинә Даутова, Алмас Хөсәенов, Зәринә Хәсәншина, Игорь Дмитриев, Азат Кәримов, Алинә Кәримова, Рафил Җәләлиев, Эльмира Гыйльфанова, Рөстәм Насыйбуллин, Сиринә Зәйнетдинова, Чулпан Йосыпова, Татьяна Ефремова.

Программада: Илһам Шакиров репертуарыннан җырлар, татар халык җырлары, татар композиторлары әсәрләре яңгыраячак, дип хәбәр итә филармониянең матбугат үзәге. 

6+

Мөршидә Кыямова

Фото  Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ