Логотип Магариф уку
Цитата:

Гөлшат Идрисова: "Илһамлы як бер генә ул"

Татарстанда үзенең мәшһүр әдипләре, җырчылары, галимнәре белән горурланып яшәүче төбәкләр күп. Әмма Илһамлы як бер генә – җырларда яңгыраган Сарман. Биредә ел саен «Илһам чишмәсе» җыр бәйгесе уза. Бәй...

Татарстанда үзенең мәшһүр әдипләре, җырчылары, галимнәре белән горурланып яшәүче төбәкләр күп. Әмма Илһамлы як бер генә – җырларда яңгыраган Сарман. Биредә ел саен «Илһам чишмәсе» җыр бәйгесе уза. Бәйге бик күп сәләтле яшьләрне җыя, аларның талантларын ача, киң мәйданга чыгарга ярдәм итә. Чираттагы сәфәрем вакытында Әлмәт, Ләшәү-Тамак авыллары, Зур Нөркәй һәм аның филиаллары саналган Юлтимер, Карашай-Саклау, Җәлил бистәсендәге һәм район үзәгендәге мәктәп-гимназияләр эшчәнлеге белән танышып йөргәндә, укытучылар һәм балаларның журналистны «Сарман» җыры белән каршы алуларыннан ук бу төбәк халкының туган яклары белән горурлануын сизмәү мөмкин түгел иде. Моны мин милли гореф-гадәтләребезне саклау, туган телебезгә мәхәббәт, бөек җырчыбыз Илһам Шакировка карата хөрмәт билгесе буларак та кабул иттем.

Белгечлеге буенча рус һәм татар телләре укытучысы, Җәлил бистәсендә мәктәп директоры булып эшләгән, соңгы вакытта район мәгариф бүлеген җитәкләүче Гөлшат Идрисова– туган телгә, җыр-моңга, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияләүче шәхесләрнең берсе. Үзе турында артыгын сөйләмәс, башкарган эшләрен, мәгариф өлкәсендә ирешкән уңышларын тыйнак кына уртак казаныш буларак бәяләр ул. Бу уку елы тәмамланып, соңгы кыңгырау яңгырагач, мәктәпләрдә кызу урак өсте – тугызынчы һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының имтиханнары башланды. Еллар буе укыткан балалары белән бергә мөгаллимнәр дә бу көннәрдә үзләрен сынау биргәндәге кебек хис итте.
– Гөлшат Язкәровна, мәктәптә укыган елларыгыз, соңгы кыңгырау матур бер төш кебек кереп калгандыр. Бу бәхетле мизгелләрне мөгаллимә һәм җитәкче буларак Сез ел да кичерәсез кебек.
– Соңгы кыңгырау hәр кешенең күңелендә якты хатирә булып саклана. Чынлап та, 1996 елдан бирле hәр чыгарылыш сыйныфы белән мин аны яңадан кичерәм. Үзе ямьле, үзе сагышлы ул бәйрәмдә күз яшьләре тәгәрәп төшми калганы юк әле. Мәктәптә эшләгәндә, кайчак укучылардан: «10 нчыга нигә калдыгыз сез?» – дип сорагач, «Соңгы кыңгырау кирәк безгә, чыгарылыш кичәсендә буласыбыз килә», – диләр иде. Димәк, hәркем ул тантананы сөенеч белән көтә. Гомернең иң матур өлешен йомгаклап кую бит ул.
Мин эшләгән Җәлил бистәсендәге 1 нче мәктәптә ел саен сайрар кошлар бина кыегында оя коралар иде. Нәкъ менә соңгы кыңгырау чорында алар балаларын очарга өйрәтә башлыйлар. Канатын ныгытып, ояларыннан китәргә әзерләнгән кошчыклар безнең баш очында әйләнәләр. Бу мизгелләрдәге кичерешләрне әйтеп бирү мөмкин түгел. Без дә шулай укучыларыбызны олы тормышка озатабыз. Мәктәп – яшь буынга зирәк акыл, иман тәрбиясе бирүче җылы оя ул. Шундый уйлар белән сайладым мин укытучы хезмәтен. Көмеш кыңгырау чыңы гомерем буе озата барсын иде әле.
Районыбызда 358 укучы тугызынчы сыйныфны, 102 се урта мәктәпне тәмамлады. Укытучылары биргән белемнәр алар яшәячәк имин йортның нигезен тәшкил итсен иде. Әгәр алар өчен ул йорт туган якларында булып чыкса, бу барыбыз – укытучылар һәм ата-аналар өчен дә куаныч булачак.
– Соңгы елларда Сарман районы укучыларының бәйгеләрдә, конкурсларда актив катнашуын күрәбез...
– Төрле конкурслар, тикшеренү-проект эшләре сәләт билгеләре булган укучыларга үз мөмкинлекләрен тормышка ашырырга, талантларын ачарга мөмкинлек бирә. «Беренче адымнар» дип аталган муниципаль фәнни-гамәли конференция үткәрүне традициягә әйләндердек. Анда уңышка ирешкән укучылар эзләнү эшләрен дәвам итеп төбәк конференцияләренә тәкъдим итәләр.

Сарманда ел саен төрледән-төрле юнәлештәге республикакүләм фәнни-гамәли конференцияләр үткәрелә. Мәсәлән, соңгы биш елда Зур Нөркәй мәктәбе базасында экологик-географик юнәлештәге республика фәнни-гамәли конференциясе уза. Соңгысында 100 дән артык укучы һәм укытучы катнашты, хәтта күрше Башкортстаннан да килгәннәр иде.
Шуңа өстәп, укучыларның иҗади мөмкинлекләрен үстерүгә, сәләтле балаларны ачыклауга һәм аларны иҗади эшчәнлеккә җәлеп итүгә җирлек бирә торган Ләшәү-Тамак, Җәлил бистәсендәге 1 нче мәктәп һәм гимназия базаларында узган «Хәзерге дөньяда экология» республика фәнни-гамәли конференциясен дә билгеләп узасы килә. Ул – укучылар һәм педагоглар арасында фәнни һәм һөнәри яктан хезмәттәшлекне ныгытуга, укучыларда геология, география, экология фәннәрен өйрәнүгә кызыксыну арттыруга, балалар күңелендә табигатьнең сафлыгын кайгырту хисе формалаштыруга юнәлдерелгән бәйге. Анда Сарман, Азнакай, Актаныш, Чистай, Мөслим районнарыннан 112 укучы һәм 17 укытучы катнашты, жюри вәкилләре дә төрле абруйлы оешмалардан килгән иде. Аларның уңышлы чыгышлары башкаларны да бәйгеләрдә катнашуга рухландырып тора. Монысы да бик мөһим.
Фән олимпиадаларын оештыру һәм үткәрү сәләтле балалар белән эшчәнлекнең төп юнәлеше булып тора. Районда фән олимпиадасында катнашучы укучылар саны ел да артып тора. 2022/2023 уку елында төрле фәннәрдән уздырылган олимпиадаларның мәктәп этабында – 7602, район күләмендә 1246 укучы катнашты. Призлы урыннарга 345 укучы чыкты һәм шулардан 85 укучы республика бәйгесендә катнашу хокукына ия булды. Район күләмендә сигез ел дәвамында сәләтле балалар слёты үткәрелеп килүе дә олимпиада хәрәкәте үсешенә уңай йогынты ясый.
Ел дәвамында укучыларны олимпиадаларга әзерләүче укытучыларга методик ярдәм күрсәтелә. Моның өчен Чаллы педагогия университеты галимнәре катнашында семинарлар оештырыла. Олимпиадаларда көндәшлеккә сәләтле катнашучыларны әзерләү максатыннан, укучылар да төрле фәннәр буенча уку-күнекмә җыеннарына йөри. Шуңа да карамастан кайчакта сәләтле укучыбыз фән олимпиадасында югалып калырга мөмкин. Андый балага ярдәм итеп җибәрү кирәк. Уңышлы чыгыш ясарга мөмкинлеге була торып та, кирәкле балл җыя алмаган укучылар булса, аларны республика бәйгесендә катнаштыруларын сорап мөрәҗәгать итәбез. Вакытында ярдәм кулы сузсаң, нәтиҗәсе күренә. Укучыларның ышанычыбызны аклап, призлы урын алып кайткан очраклары да булды. Быелгы уку елында 43 призлы урын алуга ирештек. Узган чор белән чагыштырганда, бу 11  гә  күбрәк.
– Цифрлаштыру елында технологик эшкуарлыкны үстерүгә йөз тоткан «Бишне бир!» республика конкурсына старт бирелгән иде. Күптән түгел аңа йомгак ясалды һәм Җәлил бистәсе укучыларының да уңышлы проектлары билгеләп үтелде. Бу башлангычны дәвам иттерү, башка мәктәпләрегездә дә киң җәелдерү уе бармы?
– Әлеге конкурста 10–16 яшьләрдәге укучылар катнашты. Жюри хөкеменә меңнән артык эш килүе мәгълүм иде. Шушы эшләр арасыннан иң яхшы иллесе сайлап алынган булып чыкты. Финалга чыгучылар арасында Җәлил бистәсендәге 1 нче урта мәктәп укучылары Ильяс Шакиров белән Данияр Әюпов та бар. Аның җитәкчесе 2 нче мәктәп директоры Альбина Гарипова иде. Әлбәттә, бу тәҗрибәне без өйрәнәчәкбез һәм алдагы уку елында башкаларга да тәкъдим итәргә исәпләп торабыз.
– Балаларның уңышы аларның тырышлыгына һәм мөгаллимнәрнең ничек белем бирүенә бәйле икәне аңлашыла, әмма укытучылар, аерым алганда, яшь белгечләрнең дә ярдәмгә мохтаҗ чаклары була бит.
– Сүз дә юк, кайчакларда урта буын белгечләргә дә методик ярдәм кирәк була. Мәгариф системасы бер генә урында тормый, ул гел үзгәрештә, гел яңарышта. Шуңа бәйле рәвештә без дә үзгәрергә, инновацион эзләнүләр нигезендә үсешкә йөз тотып эшләргә тырышабыз. Райондагы 16 мәгариф оешмасында инновацион мәйданчык-
лар булдырылды. Анда мәгариф системасын үстерүнең актуаль проблемалары буенча 2–3 елга исәпләп методик һәм тикшеренү эшчәнлеге алып барыла.
Белем-тәрбия бирү өлкәсендәге өстенлекле юнәлешләрне гамәлгә ашыру максатыннан, Сарман район үзәге һәм Җәлил бистәсе мәктәпләрендә ресурс үзәкләре ачтык, һәркайсында яшь педагогик хезмәткәрләргә остазлык итүнең максатчан моделе булдырылды. Тәрбия процессына аеруча игътибар бирелә, балаларны хәзерге заманга яраклаштырылган шәхес итеп үстерүгә төп бурыч буларак карыйбыз.
«Яшь педагог мәктәбе» муниципаль методик берләшмәсе уңышлы эшләп килә. Яңа килүче белгечләрнең үз хезмәтләренә, коллективка җиңел кереп китүен тәэмин итү, иҗади сәләтләрен ачу һәм һөнәри осталыгын күтәрү әлеге берләшмә алдында төп максат булып тора. Чаралар планы нигезендә берләшмә утырыш-
лары, яшь укытучылар слёты үткәрелә. Яшь белгечләр ачык дәресләргә, тәҗрибәле укытучыларның мастер-классларына йөриләр, психологик тренингларда, спорт ярышларында, муниципаль һәм республика күләмендәге иҗади конкурсларда катнашалар. Быел якташыбыз– антифашист-җәлилчеләрнең берсе Зиннәт Хәсәнов исемен йөрткән Иске Кәшер урта мәктәбе укытучысы Гөлшат Нариманова – Бөтенроссия «Ел укытучысы» конкурсының «Педагогик дебют» номинациясендә уңышлы чыгыш ясады. Җәлил бистәсендәге 1 нче мәктәп укытучысы Гөлназ Кудашева республика күләмендә район данын «Балаларга йөрәгемне бирәм» номинациясендә яклады.
– Сезнең төбәктә ызандаш коллегалар белән аралашып, тәҗрибә уртаклашып яшәү кебек матур традиция бар. Укыту эшчәнлегендә моның уңай йогынтысын тоясызмы?
– Мәгариф учреждениеләренең системалы эшен оештыру, компетенцияләрне үстерү һәм хезмәттәшләр белән тәҗрибә уртаклашу йөзеннән, мәктәп җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары өчен ел әйләнәсендә барлык мәктәпләрдә киңәшмә-очрашулар уздырыла. Узган уку елында Сарман урта мәктәбендә «Дәрестә һәм дәрес-
тән тыш эшчәнлектә укучыларда функциональ грамоталылыкны формалаштыру» зона семинары узды. Анда Мөслим, Тукай районнарыннан килгән һәм үзебездән 28 педагогның эш тәҗрибәсе тәкъдим ителде. Мәктәп җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары өчен укучыларда функциональ грамоталылыкны формалаштыру буенча ачык дәресләр, дәрестән тыш чаралар һәм мастер-класслар күрсәтелде. Алар үз чиратларында мәктәпләрендә укучылар белән функциональ грамоталылыкны формалаштыру буенча педагогик эш тәҗрибәсен гамәлгә кертеп, системалы эш башлап җибәрделәр.
– Сез үзегез дә балаларны иҗатка җитәкләп алып кергән мөгаллимә. Җәлил мәктәбендә эшләгәндә, интернет- телевидение оештырган идегез. Гөлшат Язкәровна, иҗат җепләре сакланамы әле?
– Әйе, 3 ел элек Җәлил бистәсендәге 1 нче урта мәктәп укучылары белән бергә, «ҖәлилNews» студиясе белән берләшеп, «ДеTVора» балалар интернет-телевидениесе проектына нигез салдык. Әлеге проект укучыларда зур кызыксыну уятты: бистәбезнең өч мәктәбеннән дә 14–17 яшьлек яшүсмерләр генә түгел, хәтта 8–10 яшьлек балалар да кушылды аңа. Фото, видеоаппаратура белән егермегә якын телевизион тапшыру, күп кенә видеороликлар төшердек. «МиллиМультFest» республика кинофестиваленә татар телендә кыска метражлы «Кечкенә» фильмын төшереп, 1 нче урын яулавыбызны зур уңыш дип саныйм. Узган ел без Абхазиядә үткәрелгән «Алтын мәйдан» халыкара фестиваленә бару өчен «Татнефть» АҖ грантын оттык. ТНВ каналының «Шаян ТВ» белән дә хезмәттәшлек итәбез. Бу проектны әле дә үзем дәвам итәм. Укучылар бик актив, кызыксынучан, талантлы, алар – үзе бер дөнья ул.
– Татар төбәкләрендә дә балаларда туган телгә мәхәббәт уяту соңгы елларда катлаулы мәсьәләгә әйләнде. Һәр гаиләдә, һәр мәктәптә аны хәл итүнең үзенчәлекле юлларын эзлиләр. Сарманда хәл ничегрәк тора?
– Балада ана теленә, туган телгә мәхәббәт уятуны кем һәм кай-чан башларга тиеш икәне әлеге сүзләрнең башында ук яңгырый кебек. Әлбәттә, моны тормышка ашыруда татар теле укытучыларының йогынтысы да зур. Шул максаттан чыгып, мәгариф бүлеге методистлары, татар теле укытучылары белән берлектә, районкүләм шигырь бәйгеләре уздыралар. Бөек язучыларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан, «Җәлил укулары», «Без – Тукай оныклары» конкурслары, әдәби атналыклар оештырыла. Ел саен Сарман районында яшәүче язучыларга багышлап республика күләмендә «Шушы яктан, шушы туфрактан без» дигән фәнни-гамәли конференцияләр үткәреп киләбез. 2022/2023 уку елында бу чара якташ язучыбыз, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Гөлшат Зәйнашеваның тууына 95 ел тулу һәм икенче якташыбыз, язучы Сөббух Рәфыйковка 110 ел тулуга багышланган иде. Оештыру комитеты 26 районнан 327 эш кабул итте. Укучылар секцияләргә бүленеп эшләде, С. Рәфыйков әсәрләрендәге тел үзенчәлекләренә анализ ясалды, Г. Зәйнашева иҗаты тикшерелде. «Минем гаиләм ядкяре» секциясе дә бик җанлы һәм кызыклы булып истә калды. Бәйгенең максаты татар телен популярлаштыру иде. Рәсем сәнгате юнәлешендәге секциядә исә әдипләрнең берәр тезмә яки чәчмә әсәре буенча укучылар иҗат иткән хезмәтләре каралды. Бу темага 67 эш килгән иде, шулардан 11 рәсемгә урын бирелде. Г. Зәйнашева җырларын башкару фестивалендә 54 җыр тәкъдим ителеп, аларга музыка мәктәбе белгечләре бәя бирде. Укытучыларның фәнни эшләре бәйгесендә 102 укытучы катнашты. Алар арасында методик эшкәртмәләр, осталык дәресләре, класстан тыш чаралар һәм башка материаллар да күп булды. Төбәкнең күренекле иҗатчыларга бай булуы укытучыларга киң тәрбия мәйданы бирә.
– Яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә мәктәпнең роле зур. Хәрби-патриотик чаралар үткәрүнең кирәклеген дә вакыт күрсәтте.
– «Яшь армиячеләр» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенә 610 укучыбыз кушылды. Хәрәкәтнең төп максаты – яшьләрдә әтиләренең һәм бабаларының батырлыклары белән горурлану хисе тудыру, Ватанга хезмәт итәргә әзерләү. Ватанны саклаучылар көне алдыннан районыбыз мәктәп-
ләрендә белем алган өлкән сыйныф егетләреннән торган командалар арасында үткәрелүче хәрби-патриотик уен елдан-ел популярлаша бара. Ул төрле буын вәкилләре арасындагы бәйләнешне ныгыта, бердәмлек рухын үстерә. Отрядлар районның һәрбер мәктәбендә оешты. Моннан тыш, 2022/2023 уку елында 7 мәктәптә хәрби-пат-
риотик клублар үз эшчәнлекләрен башлап җибәрде. Һәр дүшәмбе саен «Мөһим сөйләшүләр» циклы буенча сыйныф җитәкчеләре тематик әңгәмәләр алып бара. Россиякүләм балалар һәм яшьләр хәрәкәте агымдагы елда үз эшчәнлеген башлады. Районыбыз мәктәпләрендә «Алдынгылар хәрәкәте» проекты буенча 12 төрле юнәлештә 17 клуб эшли.
Укучылар хәрби-патриотик чараларда, ярышларда һәм волонтёрлык хәрәкәтендә бик тә активлар. Бер төркем активистларыбыз, волонтёрлар республика форумында катнашты. Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан үткәрелүче «Хәтер бакчасы», «Ветеранны котла», «Җиңү хатлары», «Кызыл канәфер» һәм башка акцияләр мәрхәмәтлелек атналыклары, декадалар, хәйрия ярминкәләре белән үрелеп бара. «ProDobro» командасы «Җиңү маршы» республика проектында уңышлы чыгыш ясады. «Җиңү адымнары» дип исемләнгән II республика конкурсында Җәлил бистәсендәге 2 нче мәктәп укучысы Наилә Нигъмәтуллина «Иң яхшы командир» номинациясендә җиңүче булды һәм Кырымга бушлай юллама белән бүләкләнде.
Боларның барысы да мәктәп укытучылары һәм минем урынбасарым, мәгълүмати-методик бүлек мөдире Гөлназ Тәлгать кызы Исмәгыйлева җитәкчелегендәге методистлар белән берлектә гамәлгә ашырыла. Шуны аерып әйтим: Гөлназ ханым һәрвакыт укытучылар арасында– сәфәрдә, очрашуларда булыр. Быел да мәктәпләрнең имтиханнарга һәм җәйге чорга әзерлеген аның белән бергә кабат карап чыктык.
– Балалар өчен спорт һәм ял аерылгысыз төшенчә, дисәк тә була. Сарманлылар өчен дә шулаймы икән?
– Бездә беренче урында – балаларның тәрбиялелеге, икенчедә– сәламәтлеге, аннары белемле булулары күз уңында тора. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылучы барлык төр спорт ярышларында укучыларыбыз теләп катнашалар. Күп алар – КЭС-БАСКЕТ мәктәп баскетбол лигасы, мәктәпләрнең спорт клублары арасында үтүче ярышлар, мәктәп волейбол лигасы, Бөтенроссия Президент ярышлары һәм спорт уеннары. Районда үтүче спорт чараларында да укучылар активлык күрсәтә. Спорт мәктәпләренә йөрүче укучылар волейбол, хоккей, йөзү, самбо, дзюдо, бокс, шахмат, чаңгы төрләре буенча республика ярышларында уңышлы чыгыш ясап, даими җиңүләр яулап киләләр. Ялга килгәндә, эш елдагыча, алдан расланган план буенча алып барыла. 1 июньнән 19 мәктәп яны лагере эшли.  Анда – 730, 4 хезмәт һәм ял итү лагеренда 150 бала ял итә. Квота нигезендә «Болгар – Туган тел», «Тартария», «Сәләт», «Без – Тукай оныклары», «Яшь патриот», «Гөлстан» һәм башка лагерьларда Сарман балаларын квота буенча ял иттерү күздә тотыла. Мобилизация һәм контракт белән хезмәт итүче хәрбиләрнең балалары, тормыш хәле авыр булган, аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр әлеге лагерьларга беренче чиратта юллама ала.
–Укытучылар ялына килсәк?
– Профсоюз юнәлеше буенча мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең мәнфәгатьләрен кайгырту, аларның ялларын күңелле итеп оештыру өчен күп эшләр башкарыла. Соңгы елларда профсоюз әгъзалары арасында санаторийларга «Профсоюзный уик-энд» дип аталган ике көнлек ялга бару бик популярлашты. Бу елның язында гына да 85 кеше моннан файдаланды. Язгы һәм көзге каникул вакытларында мәгариф хезмәткәрләре профсоюзларының республика комитеты инвалид баласы булган аналар өчен санаторийда ункөнлек түләүсез дәвалану проекты булдырды. Кырым, Анапа якларына ял итү өчен автобус белән ел саен дүрт кешене җибәрәбез, юл өчен түләү алынмый. Сочига самолёт белән баруны оештырып, профсоюз ташламасы белән дүрт кешене ял иттерәбез. Теплоход круизында Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан педагог гаиләләре Түбән Новгород шәһәрендә булдылар, һөнәри конкурста җиңгән дүрт педагог та бу ялдан файдаланды.
– Укытучылар һәм остазлар елында республика күләмендә мөгаллимнәр эшчәнлеге белән бәйле байтак чаралар уза. Сарманда бу юнәлештә нинди эшләр башкарыла?
– Бу ел уңаеннан әзерләнгән чаралар планы республика кысаларында үткәрелгәннәре белән бергә үрелеп бара. Аның беренче пункты итеп психологик-педагогик сыйныф укучылары өчен конкурслар үткәрүне керттек. Педагоглар өчен дә төрле семинарлар, вебинарлар һәм һөнәри конкурслар каралган. Җирле «Сарман FM» радиостанциясе белән берлектә укытучыларның һәм укучыларның әлеге һөнәрнең абруе һәм өстенлекләре турында чыгышлар сериясе оештырылды. Мәгариф бүлеге «Сарман» газетасы, «Сарман радиосы», Балалар сәнгать мәктәбе, мәдәният йорты, китапханәләр, туган якны өйрәнү музейлары белән берлектә дә чаралар уза.
–Димәк, укытучылар тормышын матбугатта киңрәк яктыртып, бу һөнәргә кызыксыну уяту өчен мәйдан бар дигән сүз. Сезгә һәм мәгариф өлкәсендә эшләүче барлык мөгаллимнәргә, белгечләргә, җәен күңелле һәм файдалы ял итеп, яңа уку елын уңышлы үтү өчен җитәрлек көч туплануын телибез.

Әңгәмәдәш – Альберт САБИР
Автор фотолары


Хөрмәтле Гөлшат Язкәр кызы!
Ихлас күңелдән юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Сезгә,  Гөлшат Язкар кызы,  гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты  таңнар, зәңгәр күкләр Сезнең күңелне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, тормышыгызда зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын. Бөтен гомереңне, көчеңне балалар бәхете өчен гыйлем таратуга  биргән укытучы,  Сарман районы мәгариф идарәсе башлыгы  һәм  гүзәл зат буларак эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән һәммәбез күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз! Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын үзегезгә!
Без Сезне бик  хөрмәт итәбез, журнал белән  хезмәттәшлегегез дә  дәвамлы булсын.

Иң изге теләкләр белән  «Мәгариф»  журналы  коллективы.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ