Логотип Магариф уку
Цитата:

Җилкәдәге утырымнан ничек котылырга?

Ни өчен җилкәдә шундый калкым барлыкка килә, аннан ничек котылырга?

Күп кенә хатын-кызларда 35–40 яшьтән соң җиденче муен умырткасы өстендә җилкәдә еш кына "горбик" – майлы утырым барлыкка килә. Бу хакта "Кызыл таң" яза.

Ул муен артерияләрен кысарга, баш миенең һәм муен зонасының гипоксиясенә (кан белән тәэмин ителеше бозылуына) китерергә мөмкин. Шуңа күрә аны бетерсәгез яхшырак.

Моның өчен:
⠀– 3 аш кашыгы зәйтүн маен һәм 1 чи йомырканы стаканга салып болгатырга;
– шул ук күләмдә скипидар һәм 6 процентлы аш серкәсе (якынча өчтән бер стакан скипидар һәм уксус) кушарга һәм янә җентекләп болгатырга;
– 15–20 минутка "горбик"ка мазь салырга кирәк.

Соңыннан җылымса су белән юыгыз. Берничә процедурадан соң файдасы сизелергә тиеш.
Шул ук мазьны тозларны бетерү өчен дә кулланалар!

Фото Андрея К на Unsplash

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ