Логотип Магариф уку
Цитата:

Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысын ачыклыйлар

18–22 март көннәрендә конкурс жюрие тарафыннан дәресләр һәм конкурсантларның класс сәгатьләре бәяләнә.

Бүген Казан шәһәренең «Адымнар белемнәргә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында Татарстан Республикасының  муниципаль районарыннан,Яр Чаллы һәм Казан шәһәренең 20 педагогы һәм РФ  төбәкләреннән (Марий Эл Республикасы, Чувашстан Республикасы, Мордовия Республикасы, Башкортстан Республикасы, Төмән, Киров, Пенза, Саратов, Түбән Новгород, Самара өлкәләре, Пермь крае, Мәскәү шәһәре) 12 укытучы катнашында үткәрелә торган конкурсның йомгаклау этабы башлана. 

Исегезгә төшереп узабыз: татар теле һәм әдәбияты укытучыларының статусын күтәрү, туган тел һәм әдәбияты укытучыларының алдынгы педагогик тәҗрибәсен һәм белем бирү эшчәнлеген  оештыруда инновацион технологияләрне тарату максатыннанТатарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2024 елның 1 февраленнән 22 мартына кадәр «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы уздырыла.

Конкурста катнашучылар – Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе субъектлары территориясендә урнашкан башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре булган Россия Федерациясе гражданнары, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайты. 

18–22 март көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, КФУ, Фәннәр академиясе хезмәткәрләреннән торган конкурс жюрие тарафыннан дәресләр һәм конкурсантларның класс сәгатьләре бәяләнә.                                                                               3 конкурс сынавы нәтиҗәләре буенча (медиавизитка, дәрес, методик остаханә) 20–21 мартта финалдаТатарстан Республикасының 12 татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм Россия Федерациясе субъектларыннан 12 педагог ярышачак.

Конкурста җиңүчеләр 22 март көнне Казан шәһәренең «Адымнар – белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында Татарстан Республикасы   мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, педагоглар, ата-аналар җәмәгатьчелеге вәкилләре, журналистлар, Казан шәһәрендәге мәгариф оешмалары студентлары катнашында узачак «Укытучыга сорау» матбугат конференциясе» бәйгесеннән соң билгеләнәчәк, ди конкурсны оештыручылар.

 

 

Фото Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ