Логотип Магариф уку
Цитата:

Иң олы аждаха Актанышта яши

Район һәм авыл җирлекләрендә Яңа елга әзерлек бара. Һәр авылны төрле кар сыннары, чыршылар бизәп тора...

Район һәм авыл җирлекләрендә Яңа елга әзерлек бара. Һәр авылны төрле кар сыннары, чыршылар бизәп тора. Актаныш районының да Иске Богады, Иске Байсар, Киров, Уразай авылларында һава торышының көйсезлегенә карамыйча, бик матур кар сыннары ясаганнар.


Уразай авылында яшәүчеләрне, кайткан кунакларны, узгынчы юлчыларны биредә биек итеп эшләнгән Кыш бабай белән Кар кызы, ел хуҗасы – Аждаха һәм башка персонажлар каршы алып озатып кала. Балаларга, хәтта өлкәннәргә дә рәхәтләнеп чана шуарга зур тау ясалган. Тауның як-ягына чыршы, нарат ылысларын беркетеп чыкканнар. Авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Шәймәрданова әлеге күп көч сорый торган эшне мәдәният хезмәткәрләре белән бергәләп башкарып чыгуын билгеләп узды, ди актанышлылар. 

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ