«Иң яхшы тарих укытучысы» бәйгесе гаризалар кабул итә
«Мәгариф» журналы редакциясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының Бөтенроссия ассоциациясе төбәк бүлеге белән берлектә икенче ел рәттән тарих укытучыларының ...
«Мәгариф» журналы редакциясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының Бөтенроссия ассоциациясе төбәк бүлеге белән берлектә икенче ел рәттән тарих укытучыларының һөнәри осталыгын ачыклау максатыннан «Иң яхшы тарих укытучысы» бәйгесен уздыра.
Узган елгы нәтиҗәләр күрсәткәнчә, конкурста Казан шәһәре, Мамадыш, Азнакай, Актаныш, Аксубай, Кайбыч, Буа районнарының тарих укытучылары активрак булып чыкты. Һичшиксез, республикабыз мәктәпләрендә күпме тирән белем бирүче, тәҗрибәле тарих укытучылары хезмәт куя. Үз абруегызны үзегез күтәрмәсәгез, кем күтәрер? Бу конкурс көрәш, үзеңне сынау мәйданы гына түгел, танышу, аралашу, фикердәшләр табу мәйданы да.
Конкурс номинацияләре үзгәрешсез кала:
Конкурс 2023 елның 1 сентябреннән 2024 елның 1 маена кадәр дәвам итә. Материаллар «Мәгариф» журналының magarif@bk.ru электрон адресы буенча кабул ителә.
Конкурста I, II, III дәрәҗә Дипломнарга ия булучыларга истәлекле бүләкләр тапшыралачак.
I урын – велосипед.
II урын – 7 мең сум.
III урын – 5 мең сум.

- «Теманы иң тирән ачучы тарих укытучысы»
- «Татарстан һәм Россия тарихын интегратив укытуның иң уңышлы методик эшкәртмәсе авторы»
- «Тарихны өйрәнүдә мәктәп музееның ролен иң яхшы яктыртучы укытучы»

Комментарийлар