Логотип Магариф уку
Цитата:

«Интертат» электрон газетасы «Шагыйрьләр урамы»на чакыра

«Интертат» электрон газетасы «Шагыйрьләр урамы» - яңа рухтагы шигърият бәйрәменә чакыра. Тамаша 16 июнь кичендә 18.00 сәгатьтә Милли китапханәнең җәйге террасасында узачак.Шигърият җыенын Йолдыз Миңну...

«Интертат» электрон газетасы «Шагыйрьләр урамы» - яңа рухтагы шигърият бәйрәменә чакыра. Тамаша 16 июнь кичендә 18.00 сәгатьтә Милли китапханәнең җәйге террасасында узачак.
Шигърият җыенын Йолдыз Миңнуллина алып барырга вәгъдә итте, дип хәбәр итә оештыручылар. Җыенның хедлайнерлары – халык шагыйрьләре.
Кичәдә Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гаташ, Разил Вәлиев, Ренат Харис, Марсель Галиев, Зиннур Мансуров, Газинур Морат, Ләбиб Лерон, Илсөяр Иксанова, Рәмис Аймәт, Гөлүсә Батталова, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Резеда Гобәева, Рифат Сәлах, Эльвира Һадиева, Булат Ибраһим, Фәнил Гыйләҗев, Ләйлә Хәбибуллина, Гүзәл Закирова, Миләүшә Гафурова кебек танылган каләм осталары катнашачак.
Тамаша Милли китапханә һәм Язучылар берлеге белән берлектә үткәрелә.
Керү ирекле, әмма урыннар чикле. Шуңа алдан регистрация үтү сорала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ