Логотип Магариф уку
Цитата:

Иртәгә Пушкин елының тантаналы ачылышы узачак

Бүген А. С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәгендә 2024 елда А.С. Пушкинга 225 ел тулу уңаеннан юбилей чарасына әзерлек һәм планлаштырылган вакыйгалар белән таныштыру максатыннан чара узды.

Иртәгә бөек шагыйрьнең юбилее уңаеннан, Пушкин мәдәни үзәгендә Пушкин елының тантаналы ачылышы узачак. Үзенчәлекле вакыйга  "Любви все возрасты покорны" концерты белән башланып китәчәк. 


Пушкин белән музыканы нәрсә бәйли? Ел ачылышында  шагыйрьнең шигъри юлларына язылган «Евгений Онегин», «Пиковая дама», «Алеко», «Сказки о царе Салтане», «Руслан и Людмила» арияләре  яңгыраячак. Арияләрне Дмитрий Железнов җитәкчелегендәге София Гобәйдулина заманча музыка үзәге оркестры белән берлектә   республикабызның Айсылу Нуруллина (сопрано), Алина Хөснетдинова (сопрано), Анна Халлдорсдоттир (сопрано), Динар Шәрәфетдинов (тенор), Владислав Бадалов (баритон), Дмитрий Босов (бас) кебек яшь талантлар башкарачак.


Моннан тыш, концертта Ладья академия хоры һәм А.С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәкнең Миринея бию театры да чыгыш ясаячак.


Пушкин елы кысаларында узачак «Смотрины на Красной Слободе» проекты турында аерым билгеләп үтәсе килә. Бу конкурс Татарстанда яшәүче рус кызлары өчен оештырыла.  Конкурска 16 яшьтән 21 яшькә кадәрге кызлардан гаризалар кабул ителә.  Аларның уникесе 2024 елның февраленнән майга кадәр узачак көндезге этап кысаларында ярышларда катнашу мөмкинлеген алачак. 


Оештыручылар әйтүенчә, бәйгене рус кәләшенең үзенчәлекле лабораториясе дип атарга була.  Чөнки монда кызларның күңел матурлыгын, акыллылыгын, зирәклеген, аш-суга осталыгын, тапкырлыгын сынаячаклар. Бәйгенең абсолют җиңүчесен традицион үрнәк буенча ясалган туй такыясы белән бизәнү әйберләре җыелмасы белән бүләкләнчәкләр. Конкурсның нигезләмәсе Пушкин үзәгенең сайтында урнаштырылган.


Бүген Пушкин үзәгендә мәктәп укучылары, студентлар өчен дә әдәби-музыаль кичәләр кебек мәдәни чаралар даими үтелеп тора. Быел Пушкин елы кысаларында балалар өчен бик күп спектакльләр һәм иҗади чаралар көтелә. Булачак чаралар белән Пушкин үзәгенең официаль сайтында һәм Вконтакте челтәрләрендә танышып барырга була.


Шәһәр паркында  зур гаилә бәйрәме форматында узачак «ПушкинФЕСТ» рус мәдәнияте фестивале дә елның төп бизәге булачак. Бу фестиваль быел бишенче тапкыр уздырыла. 2024 елның 1 июненнән 6 июненә кадәр Казан Пушкин үзәгендә  һәм «Кара күл» паркында тантаналы чаралар үтәчәк. Биредә классик һәм фольклор концертлар, әдәби-сәнгать программалары һәм бию мастер-класслары, кулдан ясалган эшләнмәләр ярминкәләре көтелә.


Фестиваль рус мәдәни традицияләрен, әдәбиятын, музыка һәм театр сәнгатен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.


Материал, фото: Таңсылу Габидуллина

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ