Логотип Магариф уку
Цитата:

“Ислам. Беренче адымнар” мәктәбендә уку башланды

Тиз арада намаз укырга өйрәнергә теләсәң, әлеге курслар нәкъ синең өчен.

Татарстан Диния нәзарәтендә “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбенең 13 нче сезоны ачылды. Моңа кадәр үткәрелгән 13 курс арасында бүгенге дәрес иң күп катнашучыны туплавы белән үзенчәлекле булды: 33 ир-ат һәм 142 хатын-кыз килде. Алар кыска вакыт эчендә намаз укырга өйрәнәчәк һәм ислам нигезләренә төшенәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәтенең рәсми сайты. 

Алар алдында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова чыгыш ясады. Ул, Аллаһ юлында белем алуның фазыйләтләрен аңлатып, һәркемнең тормышында аны үзгәртүче вакыйгалар булуын билгеләп үтте һәм “Ислам. Беренче адымнар”ның шәкертләр тормышын тулысынча үзгәртүен теләде.

Бүгенге башланып киткән курслар Рамазан ае алдыннан, исламда беренче адымнарын ясаучы кардәшләребез, изге ай төгәлләнгәнче, намаз укырга өйрәнә алсын өчен махсус оештырылды. Шулай итеп, кыска вакытлы курсларга йөрүчеләр 8 дәрес дәвамында (атнасына бер тапкыр) намаз уку тәртипләрен һәм ислам нигезләрен үзләштерәчәк.

Ислам нигезләренә Татарстан мөфтиятенең волонтер яшьләр хәрәкәте активы өйрәтәчәк. Аерым алганда, “Ислам. Беренче адымнар” проектында катнашучылар тәһарәт алырга, намаз укырга өйрәнәчәк, гакыйдә фәненең төп төшенчәләре белән танышачак, ураза тәртипләре һәм ураза тоту фазыйләтләре буенча дәресләр алачак. Шул рәвешчә, изге Рамазан аена намаз укырга өйрәнеп керергә теләүче кардәшләребезгә зур мөмкинлек тудырыла.

Чараның рәсми өлеше тәмамлану белән, дәресләр башланып китте. Лекцияләр хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен – аерым һәм татар/рус телләрендә уза. Укулар һәр шимбәдә Казанның Галиев мәчетендә, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә һәм мөфтияттә иртәнге сәгать сигездән көндезге уникегә кадәр оештырыла.

Курсларның Рамазан ае алдыннан башлануын истә тотып, дәресләр тәртибенә бераз үзгәрешләр кертеләчәк: беренче дәрес – тәһарәт-госелгә, икенче-өченче дәрес – намаз уку тәртипләренә, дүртенче дәрес – ураза тотуга, аннан соңгылары кабаттан намазга һәм гакыйдәгә багышланачак.

“Ислам. Беренче адымнар”ның 13 нче сезоны 6 нчы апрельдә (Рамазан аеның 27 нче көнендә) авыз ачу мәҗлесе, нәтиҗәләр ясау һәм сертификатлар тапшыру белән төгәлләнәчәк, ди проектны оештыручылар. 

“Ислам. Беренче адымнар” проекты – ислам дине кушканча яшәргә теләүче, әмма 5 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен махсус оештырыла. Дәресләр татар һәм рус телләрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым алып барыла.

Исегезгә төшереп узабыз: “Ислам. Беренче адымнар” проекты Татарстан мөфтияте тарафыннан 2018 елда тормышка ашырыла башлады. Унике сезон дәвамында әлеге курсларда 1200 гә якын кеше белем алды һәм намазга басты.

Мөршидә Кыямова

Фото Татарстан Диния нәзарәте сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ