Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ихлас»та катнашучыларга миллион сум

Проектны гамәлгә ашыру шәһәр бюджетына 1,3 миллион сумга төшәчәк.

Казандагы  сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре  чикле балалар белән эшләүче кайбер мәктәпләр һәм балалар бакчалары «Ихлас» остазлык инклюзив инновацион проектында катнашачак. Әлеге исемлеккә 11 нче лицей,  аерым предметларны тирәнтен өйрәнүче 86 нчы мәктәп, катнаш төрдәге 109 нчы һәм 189 нчы балалар бакчалары кергән. 


Бу башлангычның  максаты – инновацион мәйданчык буларак алынган учреждениеләрдә сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләүче педагогларның һөнәри үсешенә ирешү, әлеге оешмаларның бу юнәлештәге тәҗрибәсен башкаларга таныту. 


 Шунысын да билгеләп үтик: бу проектны гамәлгә ашыру шәһәр бюджетына 1,3 миллион сумга төшәчәк. 

Альберт САБИР
Фото архивтан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ