Логотип Магариф уку
Цитата:

Каһарман шагыйрь Фатих Кәрим

9 гыйнвар фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримнең туган көне, милләттәшләребез, зыялы затлар, аның иҗатын яратучылар бу датаны ел да билгеләп үтә, быел аңа 115 ел тула.

Шагыйрьне якташлары,  Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылы халкы да онытмый, аның исемен йөрткән урамның 40 нчы йортында музей эшләп килә. Биредә милләттәшебезнең Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгын дәлилләүче  Кызыл Йолдыз һәм I дәрәҗә Ватан сугышы орденннары, халкына мирас итеп калдырган әсәрләре, кулъязмалар, шәхси әйберләре урын алган.


 Фатих Кәрим, Казанга 15 яшендә килеп, Җир төзү техникумында укыган, «Азат хатын» җурналында, «Крестьян газета»сында эшләгән, чын иҗат утында янган. Аның берничә ел эчендә  уннан артык поэмасы, чәчмә әсәрләре дөнья күргән. Шуңа да талантлы егетнең 25 яшендә үк СССР Язучылар берлегенә кабул ителүе гаҗәп түгел.


Тәнкыйтьче Гомәр  Гали  кулга алынгач, аны кызганып,  «тизрәк әйләнеп кайтсын» дип әйткән  сүзе өчен, Фатихның үзен дә, «халык дошманы» ярлыгы тагып, 10 елга хөкемгә тартканнар. Ләкин анда да ул  лагерь газапларына бирешмичә иҗат иткән. Бөек Ватан сугышы башланган елны аклангач, Фатих илебезне азат итүчеләр сафына баса һәм 1945 елның 19 февраленә, һәлак булганчыга кадәр, кулындагы винтовкасы һәм үткен каләме  белән дошманга каршы аяусыз көрәшә. Шул  чор эчендә шагыйрь 2 повесть,  9 поэма,  1 пьеса,  100 дән артык шигырь һәм җырлар язып калдыра.  Фатих Кәрим әсәрләренең күбесе  татар шигъриятенең алтын фондына керде, үзе дә халкыбызның йөрәк түрендә яши. Казандагы  Фатих Кәрим  исемен йөрткән урамның Габдулла Тукай урамы белән кисешүе, янәшәдә  тарихи Зәңгәр мәчетнең булуы да очраклымы икән? Фатих Кәрим – сукыр Әхмәтвәли мулла гаиләсендә туган һәм халкыбызга бай әдәби мирас, нур калдырып киткән олы әдип ул.


Иртәгә зыялыларыбыз Казанда Фатих Кәрим яшәгән Миславский урамы, 8 нче йорт диварындагы истәлек тактасына чәчәкләр куячак, соңыннан Татарстан  Милли музеенда  шагыйрьнең 115 еллыгы уңаеннан шигъри-музыкаль кичә узачак.  


Альберт САБИР  
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ