Логотип Магариф уку
Цитата:

Каюм Насыйри укулары галимне олылау ул

2025 елда күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел тула. Аның исеме һәм мирасы халкыбыз күңелендә, аларның эшләрендә яши. Казанда ел саен 80 нче татар-рус мәктәбендә «Каюм Насыйри укулары» исемле халыкара фәнни-гамәли конференция үтә, агымдагысы 26 – 28 февральдә узды.

К. Насыйри – гыйбрәтле язмышлы, күпкырлы мөгаллим-галим. Аның хезмәтләрен яшь буын кайта-кайта өйрәнә. Киләчәктә аның исемендә фәнни-гамәли конференцияләр  генә үтмәс, фәнни хезмәтләр дә язылыр, алар арасыннан  Каюм Насыйри исемендәге Дәүләт бүләген алучылар да булыр. Соңгы елларда әлеге мәктәпкә җитәкче итеп билгеләнгән Роберт Мансуров аның шулай булачагына зур өметләр баглый.

 «Мин озак еллар буе Кукмара районы мәгариф  өлкәсендә хезмәт куйдым. Казандагы 80 нче татар-рус мәктәбендә директор булып эшли башлагач, аның янәшәсендә күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри яшәгән йортта урнашкан музей белән танышып чыктым. Ул узган тормыш юлы, эшчәнлеге, гыйбрәтле язмышы күз алдымнан үтте. Шул чагында аның исеме әлеге мәктәпкә бирелмәгәнгә гаҗәпләндем. Эшли башлавымның беренче елында ук белем йортында Каюм бабай исемен таныту юнәлешендә эш башладым. Мәктәбебезгә аның исеме бирелде, аңа һәйкәл куйдырдым. «Каюм Насыйри укулары» исеме белән халыкара фәнни-гамәли конференцияләр үткәрү матур традициягә әйләнде. Быелгысы да югары дәрәҗәдә үтте, анда бик күп төбәкләрдән, республикалардан укучылар, студентлар һәм галимнәр катнашты. Бу очрашу тагын бер тапкыр талантлы яшь буын үсеп килүен күрсәтте, – диде Россиянең атказанган укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты Роберт Мансуров.

2025 елны Татарстанда Каюм Насыйри елы дип игълан итәргә һәм күренекле галим исемендә  Дәүләт бүләге булдырырга дигән тәкъдиме дә бар. Быел Казандагы Каюм Насыйри исемендәге  мәктәп үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бер истәлекле датаның икенчесенә  ялганып баруы да буыннар чылбырын сакларга кирәклеген искәртә кебек. 


 Альберт САБИР
 Автор фотолары

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ