Картинг – хисләрне иярләү
Картинг – автомобиль спортының бер төре. Бу спортның төп җайланмасы – карт. Әлеге тәбәнәк машинабик гади төзелешле, анда нибары ике педаль – газ һәм тормоз бар. Картның тизлеге сәгате...
Картинг – автомобиль спортының бер төре. Бу спортның төп җайланмасы – карт. Әлеге тәбәнәк машинабик гади төзелешле, анда нибары ике педаль – газ һәм тормоз бар. Картның тизлеге сәгатенә 260 километрга кадәр җитәргә мөмкин.
Картинг спорты барлыкка килү америкалы очучыларга бәйле. Алар икенче бөтендөнья сугышы вакытындагы очышлар арасында үзләре өчен күңел ачу ысулын уйлап табып, уенчык машина көйләп куйганнар. Ул чакта берничә елдан соң, шул “уенчык”ның чын карт-машинага әверелүен берәү дә күз алдына да китерә алмаган. Беренче иң гади картны 1956 елда Америка фирмасы механигы Арт Инглс төзи. Аның конструкциясе бик гади була: торбалардан торган рам, кечкенә, очсызлы двигатель, тәгәрмәчләр һәм тормоз. Шуңа күрә әлеге машинаны арба (ингизчә – cart) дип атаулары бер дә гаҗәп түгел. Мондый аппаратны кул астындагы детальләрдән җыеп булган һәм ул очсызга төшкән. Шул ук вакытта аның массасы җиңел булу ярыш мәйданында югары тизлек алырга мөмкинлек биргән. Берничә ел эчендә картлар саны берничә дистә меңгә җитә.
Европада картлар төзү 1958 елдан - Америкадан Бөекбританиягә 5 карт кайтарылганнан соң башлана. 1960 елда Бөекбританиядә спорт машиналарын чыгару белән шөгыльләнүче 120 ләп фирма исәпләнә. Теләге булган һәр кеше әлеге спорт төре белән шөгыльләнә башлый.
Безнең илдә картлар үсеше 1960 елның 3 декабренә – ярышлар үткәрү тәртибе һәм техник таләпләр кабул ителгән вакытка туры килә. Татарстанда исә, бу спорт төре әле бөреләнеп кенә килгән 1992-93 елларда ДОСААФ һәм башка спорт оешмалары тарафыннан финанслана. Ләкин илдәге тотрыксызлык картинг хәрәкәтенең тиз әчәк атуына киртә куя.. Республикадагы 2-3 картинг клубының матди ягы какшый. Ләкин нәкъ менә шулар башлангычында ЮХИДИ идарәсе һәм картклуб җитәкчеләренең уртак омтылышы, картинг хәрәкәтен җайга салынуны тәэмин итә.Балаларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү буенча республикада максатчан программасы кабул ителү дә картинг үсешенә этәргеч ясый.
Бүген Татарстанда 59 картинг клубы эшләп килә. Аларда 2 меңләп бала шөгыльләнә. Шуларның өч йөзгә якыны ел саен картингның барлык төрләре буенча ярышларда катнаша.
Без Татарстан пилотларының төрле ярыш дисциплиналарындагы уңышлары турында ишетеп торабыз. Танылган автоспортчыларның саны буенча республикабыз Россиядә лидерлар рәтендә. “Дакар” ралли-марафоны җиңүчеләре Эдуард Николаев белән Андрей Каргинов, ралли-кросс буенча өч тапкыр Европа чемпионы исеменә лаек булган Тимур Тимерҗанов, спортның бу төрендә Европа беренчелегендә ике тапкыр көмеш медаль яулаган Илдар Рәхмәтуллин – барысы да - Татарстан картингында чыныгу алган спортчылар.
“Картинг - спорт кына түгел”
Евгений Шафранов, картинг буенча кече академия президенты, Казандагы «МАК-Титан» картинг клубы тренеры
Татарстанда картинг балаларны начар урам йогынтысыннан коткару өчен оештырылды.Күп еллар элек,Рифкать Нургали улы Миңнеханов ЮХИДИ идарәсе башлыгы булып эшләгән вакытта, мин аны картклубта шөгыльләнүче балаларга картларны бушлай бирергә күндердем. Ул вакытта клубларның хәле авыр иде. Шул сөйләшүдән соң, 1996 елда һәр картклубта 30-40 машина старт алды. Бүгенге көндә балалар картинг белән бушлай шөгыльләнә. Казанның картинг мәктәпләре иң яхшылардан санала. Чөнки Россиянең башка бер төбәгендә дә аңа бездәге кебек дәүләт ярдәме күрсәтелми.
Хәзерге заманда балалар үзләрен ялгыз хис итә. Аларны Интернет, телевизор, гаджетлар үзләренә суырып алды. Картинг сабыйларны берләштерү, ялгызлыктан коткаруның иң үтемле чарасы булып тора. Биредә алар, башка егет-кызлар белән бергәләп, төрле бурычлар үти, командада эшләргә өйрәнә, дуслары, сердәшләре барлыкка килә, үзләрен кемгәдер кирәк итеп тоя башлыйлар. Безнең клубта “кечкенә”, “олы” дигән төшенчәләр юк. Укытучы-тренерлар да балалар белән тигез дәрәҗәдә аралаша. Еш кына әти-әниләр, балаларын начар билге алса, яки нәрсәне дә булса дөрес эшләмәсә, бик нык ачуланалар. Ә бит һәр бала ялгышырга да, абынырга да мөмкин. Балачак шуның өчен бирелгән. Без укучыларны өйрәтәбез, ләкин берни дә таләп итмибез. Вакыт үткәч, алар практикада үзләре: “Мин бу әйберне өйрәнгән идем”, - дип, исләренә төшерә.
Безнең дәресләрдән бер укучы да теманы аңламыйча кайтып китәргә тиеш түгел. Имтиханнар вакытында дәфтәрдән дә, телефоннан да кулланырга рөхсәт итәм. Кемнең белгәнен, кемнең белмәгәнен аерырга була. Әзерлекле укучы үз-үзен ышанычлы тота.
Хәзерге балалар сөйли дә, яза да белмиләр. Чөнки ниндидер бер чорда, кирәк булмаганлыктан, аңардан бизделәр. Ә хәзер моңа кабат ихтыяҗ туды. Дәресләрдә без укучыларны күп сөйләштерәбез. Чөнки сөйли белмәгән бала, үзен булдыксыз итеп хис итә. Нәрсәне дә булса сүтеп-җыя алмасалар да, аларны ачуланмыйбыз, киресенчә, ярдәм итәбез. Һәрвакыт: “Бернидән дә курыкмагыз”, - дип кабатлыйбыз. Ачуланып, баланы, киресенчә, үз-үзенә бикләнергә мәҗбүр итәсең.
Минем иң зур теләгем шул: картинг спортка гына кайтып калмасын иде. Чит илләрдә аңа ярыш кына итеп карыйлар. Кайбер әти-әниләр безгә балаларын җиңү яуласын дип китерә. Әмма ярышуга караганда, 9 яшьтә машина сүтеп-җыю күпкә файдалырак түгелме? Без балаларны мускуллары үссен дип түгел, ә чыдам булсыннар дип тәрбиялибез. Кайсыбер әти-әниләр балаларын кемнәндер күреп, үзләре мәшәкатьтән котылып тору өчен генә китерәләр. Андыйлар өчен баланың тәрбия алуы мөһим түгел. Мондый караш беркемгә дә файда китерми. Бала командага ияләнә, дуслар таба, тырышып ярышка әзерләнә, ә әти-әниләре аны, теләгенә каршы килеп, кире кабат алып китәләр. Кайберләре: “Моны эшләмәсәң,картингка алып бармыйм” – дип, куркыта. Әгәр укучы өч көн дәрескә килми икән, без аларга “Башка килмәгез”, - дип үзебез әйтәбез.
Картинг белән шөгыльләнү үз-үзеңә ышаныч, җәмгыятьтә яшәргә өйрәнү, башкалар белән җиңел аралашу, мөстәкыйльлек, кешелеклелек, чыдамлык, олыларга хөрмәт кебек сыйфатлар тәрбияли.
Күпләр балаларын картклубларга кече яшьтән бирергә теләсәләр дә, тренер буларак, картинг белән бары тик 9 яшьтән генә шөгыльләнергә киңәш итәм. Карт бит ул авыр машина, аны күтәрергә кирәк. Һич уйламаганда, тизлек җыеп, борыла башларга мөмкин. Ә сабый машина тизлегендә фикерләп өлгерә алмый.
Әлбәттә, картларга утырганчы балалар иң башта әзерлек үтә: машинаны йөртергә, сүтеп-җыярга өйрәнәләр. Инде менә күп еллар буена без үзебезгә лаеклы көндәшләр: спорчылар, автомобиль спорты өлкәсендә күптөрле белгечләр әзерлибез. Укучыларыбыз арасыннан картинг өлкәсендә хөкемдарлар, тренерлар, журналистлар, автомеханиклар чыга. Күп кенә егетләребез бүген җитәкче урыннарда эшли.
Безгә килгәч, кызлар да егетләр арасында үз урыннарын таба. Егетләр аларга һәр эштә ярдәм итә.
Руль артына утырып, машина белән идарә итәргә теләмәгән бала юктыр ул. Без һәр балага әлеге мөмкинлекне тудырабыз. Әмма кайбер чикләүләр бар: кызу йөреп, күңел ачу урыны – бары тик карт трассасы гына. Шәһәр урамнарында йөрү катгый тыела. Картклуб студентлары беркайчан да үзләренә мондый башбаштаклыкка юл куймый.
Картларда йөргән вакытта хисләр чолганышына бирелеп, кеше башка нәрсә хакында уйламый. Ул бары тик юлны, машиналарны, кешеләрне һәм юл билгеләрен генә күрә. Җәяү йөргәндә дә безнең укучылар юл кагыйдәләрен бозмый, чөнки иртәгә үзләре рульгә утырачакларын яхшы белә алар.
Комментарийлар