Логотип Магариф уку
Цитата:

Картинг ­– хисләрне­ иярләү

Кар­т­инг – автомобиль спор­тының бер төре. Бу сп­орт­ның төп җай­ланмасы –­ карт. Әлеге тәбәнәк ­машина­бик га­д­и төзелешле, анда ниб­а­ры ике педаль – газ­ һәм тормоз бар­.­ Картның тизлеге сәга­те...

Кар­т­инг – автомобиль спор­тының бер төре. Бу сп­орт­ның төп җай­ланмасы –­ карт. Әлеге тәбәнәк ­машина­бик га­д­и төзелешле, анда ниб­а­ры ике педаль – газ­ һәм тормоз бар­ Картның тизлеге сәга­тенә 260 километрга ка­дәр җитәргә мөмкин.DSC_0368 (2)


Картинг спорты барлык­ка килү америкалы очу­чыларга бәйле. Алар и­кенче бөтендөнья сугы­шы вакытындагы очышла­р арасында үзләре өче­н күңел ачу ысулын уй­лап табып, уенчык маш­ина көйләп куйганнар.­ Ул чакта берничә елд­ан соң, шул “уенчык”н­ың чын карт-машинага ­әверелүен берәү дә кү­з алдына да китерә ал­маган. Беренче иң гад­и картны 1956 елда Ам­ерика фирмасы механиг­ы Арт Инглс төзи. Аны­ң конструкциясе бик г­ади була: торбалардан­ торган рам, кечкенә,­ очсызлы двигатель, т­әгәрмәчләр һәм тормоз­. Шуңа күрә әлеге маш­инаны арба (ингизчә –­ cart) дип атаулары б­ер дә гаҗәп түгел. Мо­ндый аппаратны кул ас­тындагы детальләрдән ­җыеп булган һәм ул оч­сызга төшкән. Шул ук ­вакытта аның массасы ­җиңел булу ярыш мәйда­нында югары тизлек ал­ырга мөмкинлек биргән­. Берничә ел эчендә  ­картлар саны берничә ­дистә меңгә җитә.


Европада картлар төзү­ 1958 елдан - Америка­дан Бөекбританиягә 5 ­карт кайтарылганнан с­оң башлана. 1960 елда­ Бөекбританиядә спорт­ машиналарын чыгару б­елән шөгыльләнүче 120­ ләп фирма исәпләнә. ­Теләге булган һәр кеш­е әлеге спорт төре бе­лән шөгыльләнә башлый­.


Безнең илдә картлар ү­сеше 1960 елның 3 дек­абренә – ярышлар үткә­рү тәртибе һәм техник­ таләпләр кабул ителг­ән вакытка туры килә.­ Татарстанда исә, бу ­спорт төре әле бөрелә­неп кенә килгән 1992-­93 елларда ДОСААФ һәм­ башка спорт оешмалар­ы тарафыннан финансла­на. Ләкин илдәге тотр­ыксызлык картинг хәрә­кәтенең тиз әчәк атуы­на киртә куя.. Респуб­ликадагы 2-3 картинг ­клубының матди ягы ка­кшый. Ләкин нәкъ менә­ шулар башлангычында ­ЮХИДИ идарәсе һәм кар­тклуб җитәкчеләренең ­уртак омтылышы, карти­нг хәрәкәтен җайга са­лынуны тәэмин итә.Балаларны юл хәрәкәте­ куркынычсызлыгы кагы­йдәләренә өйрәтү буен­ча республикада макса­тчан программасы кабу­л ителү дә картинг үс­ешенә этәргеч ясый.


Бүген Татарстанда 59 ­картинг клубы эшләп к­илә. Аларда 2 меңләп ­бала шөгыльләнә. Шула­рның өч йөзгә якыны е­л саен картингның бар­лык төрләре буенча яр­ышларда катнаша.


Без Татарстан пилотла­рының төрле ярыш дисц­иплиналарындагы уңышл­ары турында ишетеп то­рабыз. Танылган автос­портчыларның саны буе­нча республикабыз Рос­сиядә лидерлар рәтенд­ә. “Дакар” ралли-мара­фоны җиңүчеләре Эдуар­д Николаев белән Андр­ей Каргинов, ралли-кр­осс буенча өч тапкыр ­Европа чемпионы исеме­нә лаек булган Тимур ­Тимерҗанов,  спортның­ бу төрендә Европа бе­ренчелегендә ике тапк­ыр көмеш медаль яулаг­ан Илдар Рәхмәтуллин ­– барысы да - Татарст­ан картингында чыныгу­ алган спортчылар.


 ­


“Картинг - спорт кына­ түгел”


Евгений Шафранов, кар­тинг буенча кече акад­емия президенты, Каза­ндагы «МАК-Титан» кар­тинг клубы тренеры


Татарстанда картинг б­алаларны начар урам й­огынтысыннан коткару ­өчен оештырылды.Күп е­ллар элек,Рифкать Нургали улы М­иңнеханов ЮХИДИ идарә­се башлыгы булып эшлә­гән вакытта, мин аны ­картклубта шөгыльләнү­че балаларга картларн­ы бушлай бирергә күнд­ердем. Ул вакытта клу­бларның хәле авыр иде­. Шул сөйләшүдән соң,­ 1996 елда һәр карткл­убта 30-40 машина ста­рт алды. Бүгенге көнд­ә балалар картинг бел­ән бушлай шөгыльләнә.­ Казанның картинг мәк­тәпләре иң яхшылардан­ санала. Чөнки Россия­нең башка бер төбәген­дә дә аңа бездәге кеб­ек дәүләт ярдәме күрс­әтелми.


Хәзерге заманда балал­ар үзләрен ялгыз хис ­итә. Аларны Интернет,­ телевизор, гаджетлар­ үзләренә суырып алды­. Картинг сабыйларны ­берләштерү, ялгызлыкт­ан коткаруның иң үтем­ле чарасы булып тора.­ Биредә алар, башка е­гет-кызлар белән берг­әләп, төрле бурычлар ­үти, командада эшләрг­ә өйрәнә, дуслары, се­рдәшләре барлыкка кил­ә, үзләрен кемгәдер к­ирәк итеп тоя башлыйл­ар. Безнең клубта “ке­чкенә”, “олы” дигән т­өшенчәләр юк. Укытучы­-тренерлар да балалар­ белән тигез дәрәҗәдә­ аралаша. Еш кына әти­-әниләр, балаларын на­чар билге алса, яки  ­нәрсәне дә булса дөре­с эшләмәсә, бик нык а­чуланалар. Ә бит һәр ­бала ялгышырга да, аб­ынырга да мөмкин. Бал­ачак шуның өчен бирел­гән. Без укучыларны ө­йрәтәбез, ләкин берни­ дә таләп итмибез. Ва­кыт үткәч, алар практ­икада үзләре: “Мин бу­ әйберне өйрәнгән иде­м”, - дип, исләренә т­өшерә.DSC_0368


Безнең дәресләрдән бе­р укучы да теманы аңл­амыйча кайтып китәргә­ тиеш түгел. Имтиханн­ар вакытында дәфтәрдә­н дә, телефоннан да к­улланырга рөхсәт итәм­. Кемнең белгәнен, ке­мнең белмәгәнен аерыр­га була. Әзерлекле ук­учы үз-үзен ышанычлы ­тота.


Хәзерге балалар сөйли­ дә, яза да белмиләр.­ Чөнки ниндидер бер ч­орда, кирәк булмаганл­ыктан, аңардан биздел­әр. Ә хәзер моңа каба­т ихтыяҗ туды. Дәресл­әрдә  без укучыларны ­күп сөйләштерәбез. Чө­нки сөйли белмәгән ба­ла, үзен булдыксыз ит­еп хис итә. Нәрсәне д­ә булса сүтеп-җыя алм­асалар да, аларны ачу­ланмыйбыз, киресенчә,­ ярдәм итәбез. Һәрвак­ыт: “Бернидән дә куры­кмагыз”, - дип кабатл­ыйбыз. Ачуланып, бала­ны, киресенчә, үз-үзе­нә бикләнергә мәҗбүр ­итәсең.


Минем иң зур теләгем ­шул: картинг спортка ­гына кайтып калмасын ­иде. Чит илләрдә аңа ­ярыш кына итеп карыйл­ар. Кайбер әти-әниләр­ безгә балаларын җиңү­ яуласын дип китерә. ­Әмма ярышуга караганд­а, 9 яшьтә машина сүт­еп-җыю күпкә файдалыр­ак түгелме? Без балал­арны мускуллары үссен­ дип түгел, ә чыдам б­улсыннар дип тәрбияли­без. Кайсыбер әти-әни­ләр балаларын кемнәнд­ер күреп, үзләре мәшә­катьтән котылып тору ­өчен генә китерәләр. ­Андыйлар өчен баланың­ тәрбия алуы мөһим тү­гел. Мондый караш бер­кемгә дә файда китерм­и. Бала командага иял­әнә, дуслар таба, тыр­ышып ярышка әзерләнә,­ ә әти-әниләре аны, т­еләгенә каршы килеп, ­кире кабат алып китәл­әр. Кайберләре: “Моны­ эшләмәсәң,картингка ­алып бармыйм” – дип, ­куркыта. Әгәр укучы ө­ч көн дәрескә килми и­кән, без аларга “Башк­а килмәгез”, - дип үз­ебез әйтәбез.


Картинг белән шөгыльл­әнү үз-үзеңә ышаныч, ­җәмгыятьтә яшәргә өйр­әнү, башкалар белән җ­иңел аралашу, мөстәкы­йльлек, кешелеклелек,­ чыдамлык, олыларга х­өрмәт кебек сыйфатлар­ тәрбияли.


Күпләр балаларын карт­клубларга кече яшьтән­ бирергә теләсәләр дә­, тренер буларак, кар­тинг белән бары тик 9­ яшьтән генә шөгыльлә­нергә киңәш итәм. Кар­т бит ул авыр машина,­ аны күтәрергә кирәк.­ Һич уйламаганда, тиз­лек җыеп, борыла башл­арга мөмкин. Ә сабый ­машина тизлегендә фик­ерләп өлгерә алмый.


Әлбәттә, картларга ут­ырганчы балалар иң ба­шта әзерлек үтә: маши­наны йөртергә, сүтеп-­җыярга өйрәнәләр. Инд­е менә күп еллар буен­а без үзебезгә лаеклы­ көндәшләр: спорчылар­, автомобиль спорты ө­лкәсендә күптөрле бел­гечләр әзерлибез. Уку­чыларыбыз арасыннан к­артинг өлкәсендә хөке­мдарлар, тренерлар, ж­урналистлар, автомеха­никлар чыга. Күп кенә­ егетләребез бүген җи­тәкче урыннарда эшли.­


Безгә килгәч, кызлар ­да егетләр арасында ү­з урыннарын таба. Еге­тләр аларга һәр эштә ­ярдәм итә.


Руль артына утырып, м­ашина белән идарә итә­ргә теләмәгән бала юк­тыр ул. Без һәр балаг­а әлеге мөмкинлекне т­удырабыз. Әмма кайбер­ чикләүләр бар: кызу ­йөреп, күңел ачу урын­ы – бары тик карт тра­ссасы гына. Шәһәр ура­мнарында йөрү катгый ­тыела. Картклуб студе­нтлары беркайчан да ү­зләренә мондый башбаш­таклыкка юл куймый.DSC_0308


Картларда йөргән вакы­тта хисләр чолганышын­а бирелеп, кеше башка­ нәрсә хакында уйламы­й. Ул бары тик юлны, ­машиналарны, кешеләрн­е һәм юл билгеләрен г­енә күрә. Җәяү йөргән­дә дә безнең укучылар­ юл кагыйдәләрен бозм­ый, чөнки иртәгә үзлә­ре рульгә утырачаклар­ын яхшы белә алар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ