Логотип Магариф уку
Цитата:

«Казан» гаилә үзәгендә журналистларны тәбрикләделәр

Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында журналист һөнәренең асылы, бүгенге көндәге бурычлары турында сөйләде.

Бүген «Казан» гаилә үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны Россия матбугаты көне уңаеннан котлады. 
Мәгълүм булганча, 2024 ел Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Бәйрәм чарасының «Казан» гаилә үзәгендә оештырылуы шуңа да табигый. Тантаналы чарага  журналист гаиләләр чакырылган иде. Фойеда Татмедиа тарафыннан әзерләнгән “Татмедиа гаиләләре” күргәзмәсе эшләде. 


Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында журналист һөнәренең асылы, бүгенге көндәге бурычлары турында сөйләде. Татарстан журналистикасының абруен ассызыклады. 


“Журналистлар республика үсешенә үз көчен кертүчеләр, халык арасында аңлату эшләре алып баручы һәм тынычлык, өмет тудыручыларлар. Сезгә республика җитәкчелеге исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерәм”, –  диде Дәүләт Советы Рәисе.


Шулай ук «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тә матбугат әһелләрен бәйрәм белән тәбрикләде. Һөнәр һәм гаилә традицияләрен, кыйммәтләрен саклаган һәм Татарстан Республикасының массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә зур өлеш керткән өчен журналист династияләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.


Шулай ук, А.Сәлимгәрәев узып киткән 2023 елның вакыйгаларга һәм уңышларга бай булуын әйтте. Яңа башланган елга зур өметләр баглавын белдереп тантанага җыелучыларга җылы теләкләрен җиткерде.


Мөршидә Кыямова

Фото: "Татар-информ"
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ