Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан яшьләрне җәлеп итә

Казан яшьләрне үзенә җәлеп итә торган шәһәрләр бишлегенә кергән

Казан 18 яшьтән 28 яшькә кадәрге яшьләрне үзенә җәлеп итүче Россия шәһәрләре бишлегенә кергән. Алар арасында Екатеринбург, Новосибирск, Самара һәм Түбән Новгород та бар. Еш кына россиялеләр күченеп яшәү өчен Мәскәүне (18%) һәм Санкт-Петербургны (16%) сайлый икән. Level Group компаниясе әнә шундый сораштыру үткәргән, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат үзәге.

Респондентлар башка шәһәргә күченеп китәргә этәргеч биргән төп сәбәпләр арасында уңайлы мохит (32%) һәм үсеш өчен мөмкинлекләр (28% очраклар) булмауны күрсәткәннәр. Яшь россиялеләрнең кайберләренә күңел ачу урыннары һәм вакытны кызыклы итеп үткәрү өчен мөмкинлекләр җитми (24%).

Элегрәк Казан эшкә урнашу максатыннан күченү өчен иң яхшы шәһәрләр исемлегенә кергән иде.

Фото: Денис Гордийко

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ