Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда 1501 урынга исәпләнгән мәктәп ачылачак

Казанның «Весна-2» торак комплексы территориясендә 1501 урынга исәпләнгән яңа мәктәп төзелеше башланды.

Бүгенге көнгә төзелеш тулы куәткә бара: объектның подвал өлешендә диварлар күтәрелгән, идәннәр җәелгән. Хәзерге вакытта эчке инженерлык челтәрләрен сузу эшләре бара. Бу хакта Казанның мәгариф идарәсе хәбәр итә. Яңа мәктәпнең ачылышы яңа уку елына планлаштырылган. Моннан тыш,  М14 микрорайонында (1224 урынга) һәм «Новые Горки» торак комплексында (1224 урынга) яңа мәктәп ачылуы көтелә.
Бүген Татарстан башкаласы мәктәпләр төзү буенча алдынгылар сафында. Калада 170 муниципаль мәктәп эшләве, биредә 164 меңгә якын бала белем алуы шуны дәлилли.
Хәтерләсәгез, узган ел Казанда  барлыгы 6 мең балага исәпләнгән дүрт яңа уку йорты үз ишекләрен ачкан иде. Алар – Совет районында (М.Мәхмүтов исемендәге 184 нче гимназия корпусы), Яңа Савин районында (107 нче гимназия), Киров районында (182 нче политехник лицей корпусы) һәм Идел буе районында (186 нчы лицей корпусы). 

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ