Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Академик фән үзәге төзеләчәк

Казанда Россия Фәннәр академиясенең Академик фән үзәге төзеләчәк.

Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге директоры Алексей Калачев Казанда Академик фән үзәге төзеләчәген әйтте.

«Академик фән үзәге Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге карамагында булган алты институтны бер мәйданчыкта берләштерәчәк», – диде Алексей Калачев ТР хөкүмәт йортында узган брифингта.

Академик үзәк составына Александр Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты, Евгений Завойский исемендәге Казан физик-техник институты, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты, Казан биохимия һәм биофизика институты, Энергетика һәм перспектив технологияләр институты, Механика һәм машина төзелеше институты керәчәк.

«Лабораторияләр урнашкан биналар шактый искергән. Барысын да киңәйтергә һәм үстерергә мөмкинлек юк. Тикшеренүләр өчен яңа инфраструктура булдыру планлаштырыла. Институтларны бер мәйданчыкта берләштерү инициативасын республика җитәкчелеге хуплады. Төп бурыч – федераль инвестиция программасына эләгү, финанслар алу», –  диде Алексей Калачев.

Казан фәнни үзәге директоры Академик үзәкнең Республика клиник хастаханә тирәсендә булачагын әйтте. Бу төрле температураларда экспериментлар үткәрергә мөмкинлек бирә торган лабораторияләре булган заманча бина булачак. Алексей Калачев сүзләренчә, анда фән үсеше өчен кирәк булган мөмкинлекләр тудырылачак.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ