Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда җәмәгать транспорты элеккеге маршрутлар буенча йөри башлаячак

Шәһәрдә, берничә участоктан тыш, транспорт хәрәкәтенең чикләүләре бетә дип хәбәр итә Казан Мэриясе.

Бүгеннән Казанның җәмәгать транспорты үз эш режимына кайтачак: автобус һәм троллейбуслар элеккеге маршрутлар буенча йөри башлаячак.

Шулай ук шәһәр үзәгендә транспорт хәрәкәтенең чикләүләрен бетерәчәкләр. Искәрмә –  Казан Ратушасы янындагы юл һәм Петербург урамындагы транспорт юллары.

Кирәк булган очракта кыска вакытка юлларны ябу ихтималы да бар.

Исегезгә төшерәбез, кичә Казанда БРИКС саммиты старт алды. Беренче көнне Россия Президенты Владимир Путин делегацияләр башлыклары белән ике яклы очрашулар һәм рәсми булмаган төшке аш уздырды, шулай ук концертта булды. Чаралар Кирмәндә һәм Казан Ратушасында узды. 

Чарада катнашучылар Казанга килүләрен дәвам итәләр. Барлыгы, соңгы мәгълүматларга караганда, шәһәр 36 ил һәм алты халыкара оешма вәкилләрен кабул итәчәк. Шул ук вакытта 22 делегацияне дәүләт лидерлары җитәкләячәк.

Фото: Денис Гордийко

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ