Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Архив киносы фестивале узачак

15 майдан Казанда беренче тапкыр республика Архив киносы фестивале башланып китә.

Әлеге фестваль «Татаркино»ның 100 еллыгы уңаеннан гамәлгә ашырыла. 15 майдан Казанда беренче тапкыр республика Архив киносы фестивале башланып китә. Программага үзенчәлекле кинотасмалар, аз билгеле фәнни һәм Татарстанның танылган шәхесләре турында фильм-портретлар, шулай ук Казан кинохроникасы кертелгән.

Фестиваль Казандагы Аксенов исемендәге скверда һәм республиканың район үзәкләрендә ачык һавада узачак. Казан мәйданчыгында 16 тамаша булачак, һәр мәдәни кичә яңа тематик бүлек белән тәкъдим ителәчәк,  диде «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова. 
Фестиваль Татарстан кинематографистлары катнашында 15 майда «Булат Батыр» (1927 ел) фильмы белән башланып китәчәк. Архив киносында Татарстан режиссерларының иҗатлары тәкъдим ителә. Мәсәлән, Илдар Ягъфәров, Салават Юзеев, Рәмис Нәҗмиев, Илдар Матуров һ.б. 
Фильмнар чәршәмбе көнне 19: 30 сәгатьтә узачак, анда теләгән һәр кеше килә алачак. 

Мөршидә Кыямова фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ