Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда – Җәүдәт Вилкиев исемендәге конференция

Казандагы 23 нче лицей базасында укучыларның Җәүдәт Вилкиев исемендәге VI республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе булып узды.

Искәртеп узам: Җәүдәт Вәли улы Вилкиев –дидактик галим, психолог, педагогика фәннәре докторы, профессор, Россиянең табигать фәннәре академиясе мөхбир әгъзасы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе,. Россиянең югары һөнәри мәктәбенең мактаулы хезмәткәре, К.Д.Ушинский медале иясе. Фәнни хезмәтләре мәктәптә проблемалы укыту өлкәсенә карый.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университеты һәм югарыда телгә алынган лицей әлеге конференцияне төп оештыручылар булып торды. Анда республикабызның төрле мәктәпләрендә укучы балалар чыгыш ясады. Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Миләүшә Нәгыймова, «Төбәкчеләр» секциясендә чыгыш ясап, II урынга лаек булды. 

Конференциядә катнашу бары тик уңай фикерләр генә калдырды. Заманча технологияләр кулланып, сферум платформасында онлайн формада уздырылды ул. Икенче турга эшләрнең иң-иңнәре генә сайлап алынган иде. Без катнашкан секциядә компетентлы комиссия әгъзалары – Казан дәүләт энергетика университеты доценты, икътисад фәннәре кандидаты Рената Рафаил кызы Дыганова, шушы лицейның тарих укытучылары Айгөл Фәһим кызы Мостафина, Ольга Александровна Загуменновалар бик тә олы эш башкардылар. Баштан ук укучы балаларны тынычландырып, алга таба аларга эшләү өчен уңай психологик халәт булдырдылар. Һәр эшне зур игътибар белән тыңлап, уңай-тискәре якларын күрсәтеп бардылар. Айгөл Фәһимовнаның, нинди генә темага чыгыш булса да, һәркайсыннан белемле, хәбәрдар булуы күзгә ташланды. Беркемне дә үпкәләтми торган итеп, үзенең төпле киңәшләрен биреп барды, укучыларның алдагы елларда да бу конференциядә үз көчләрен сынап карау теләкләрен сүндермәде, киресенчә, аларны үсендерде. Вакыт ягыннан да ашыктыру, кабаландыру булмады. Нәтиҗәләр дә бик объектив ясалды, беркем дә ризасызлык белдермәде.


Материал, фото: Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ