Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Бүләк итү көннәре» акциясе башлана

3–4 апрельдә Татарстан Республикасы Милли музеенда музей коллекцияләрен тулыландыруга юнәлдерелгән традицион хәйрия чарасы – «Бүләк итү көннәре» башлана. Бу шәһәрдә һәм республикада яшәүче һәр кеше өчен тарихка керү, мәдәни мирасны саклауга ярдәм итү мөмкинлеге.

Предметларны кабул итү 3–4 апрельдә 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм аның филиалларында узачак. «Бүләк итү көннәре» акциясе 1997 елдан апрельнең беренче көннәрендә үткәрелә. Аның асылы – музейга тарихи яки гаилә реликвияләрен, үткән елларның көнкүреш мәдәнияте әйберләрен бүләк итәргә теләгән Казан халкы һәм кунакларыннан әйберләр кабул итү, дип хәбәр итә музейның матбугат үзәге. 

Музейга әйберләр һәм коллекцияләр бүләк итү традициясенә нигез Казан шәһәр музеен оештыручылар һәм беренче бүләк итүчеләр тарафыннан салынган. Алар арасында вице-адмирал Иван Лихачев, хәйрияче Ольга Александрова-Гейнс, шәһәр башлыгы Сергей Дьяченко, профессор Николай Катанов, Казан һәм Казан төбәгенең башка күп халкы исемнәре бар.

Без үз исемнәрен Татарстан Республикасы Милли музее елъязмасына язарга, ил тарихына кушылырга теләгән һәркемне көтәбез. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: музей бүләкләрне ел дәвамында кабул итә.

Акциядә катнашучылардан этнографик әйберләрне, архив документларын, борынгы фотоларны, сирәк нумизматик материалларны, рәсемле әсәрләрне һәм үткән елларның көнкүреш мәдәнияте әйберләрен көтеп калалар. 

Мөршидә Кыямова

Фото Татарстан Республикасы Милли музее сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ