Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалованы искә алдылар

15 гыйнварда Әлфия Авзалованың тууына 91 ел, 16 гыйнварда исә Илһам Шакировның вафатына бүген биш ел булды.

Кичә татар милләтенең мәшһүр җырчылары Илһам Шакиров һәм Әлфия  Авзалованы искә алдылар. Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективы мәрхүм җырчыларны искә алу һәм  каберләренә чәчәк салуны оештырды.

Исегезгә төшереп узабыз: 15 гыйнварда Әлфия Авзалованың тууына 91 ел, 16   гыйнварда исә Илһам Шакировның вафатына бүген биш ел булды. «Татар дәүләт филармониясе сәхнә ветераннары мәшһүрләребез турында кызыклы истәлекләр сөйләде. Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге мәчет дин әһелләре тарафыннан мәрхүмнәр рухына атап, Коръән аятьләре укып дога кылынды», – дип хәбәр итте филармониянең музей мөдире Алсу Хәкимова.

Искә алу чарасын Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов алып барды. Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров турында җылы хатирәләре белән уртаклашты.

Мөршидә Кыямова

Фото: Гөлия Имамова

Галерея

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ