Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда иң күп хезмәт хакы түләнә торган вакансияләр аталды

Казанда айның иң күп түләнә торган биш вакансиясе аталды. Хезмәт хаклары – 80 меңнән 150 мең сумга кадәр.

Мәктәп директоры вазифасы рейтингның лидеры булып тора. Уку йорты идарәчесенә 120-150 мең сум түләргә әзерләр. Җыючы-клепальщикка 100 мең сум тәкъдим ителә. Өченче урында маркетолог вакансиясе – 90 мең сум.

Гомуми табиблык практикасы бүлеге мөдирләре 80 мең сумнан ала ала. Шул ук күләмдә төбәк сатуларының әйдәп баручы менеджерлары эшли – мондый вазифа бишенче урында урнашкан.

Россиянең иң зур шәһәрләрендә – Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Екатеринбургта һәм башкаларда барлыгы 170 мең вакансия анализланган. Лидерлар арасында ретейл һәм күпләп сату өлкәсе, төзелеш, җитештерү һ.б. белән бәйле һөнәрләр бар, дип хәбәр итә SuperJob сервисы.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ