Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Җиңү Парадын туры трансляциядә карап була

Казанда Җиңү парады уза. Аны гражданнар реаль вакыт режимында карый алачак.

Трансляцияне ТНВ телеканалы үткәрә. Туры эфирда шәһәр халкы һәм кунаклары ТР башкаласында 9 майга планлаштырылган барлык төп бәйрәм чараларын күрә алачак: Казан гарнизоны гаскәрләре узуыннан башлап кичке концертка кадәр.

Мәскәү вакыты белән 09:45 сәгатьтә Казан гарнизоны гаскәрләре узуы тантанасын күрсәтә башлады.

Бераз соңрак, 14:30 сәгатьтә, тамашачылар «Үлемсез полк-2024» Бөтенроссия акциясен карый алачак.

Кичен, Мәскәү вакыты белән 18:55 сәгатьтә, фашизмга каршы көрәштә һәлак булганнар хөрмәтенә бер минут тынлык узачак.

20: 00 сәгатьтә Бөек Ватан сугышында Җиңү хөрмәтенә бәйрәм концерты трансляцияләнә башлый.

Чараларның кабат трансляциясе ТНВда Мәскәү вакыты белән 22:30 сәгатьтә башлана, дип яза "Татар-информ".

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ